Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш яратсаң, гомерең озын була

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе.

Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Гази кызы Бакировага да 90 яшь тулды. Аны котларга Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Мәкъсүм Мәснәви улы Вәлиев, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе килде.

Рәйсә әбинең тормыш юлы җиңел генә узмаган.. Ул тыл ветераны. Аңа сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килә. Тормыш иптәше Мингаяз абый белән 35 ел гомер итеп, ике кыз, ике ул үстерәләр. Кызганычка каршы, Мингаяз абый бу дөньядан күп еллар элек китеп барган.

Хәзерге көнда Рәйсә әбинең 9 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ул оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. «Балаларым, оныкларым исән-саулар, үзем аягымда йөрим. Кеше күрәм, кеше белән сөйләшәм. Тагын ни кирәк миңа? Минем өчен иң зур бәхет шул. Хәрәкәттә бәрәкәт, йөрсәң була. Йөрергә кирәк, эшләргә кирәк. Эшне сөйсәң, гомерең дә арта, кәефең күтәрелә, күңелең дә шат була. Ә күңелләрдә бер генә теләк-тормышлар тыныч булсын», –дип сүзен тәмамлады ак әби. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бүгенге көндә Рәйсә әби улы Фәрхәт тәрбиясендә яши.

Рәйсә әбигә саулыкка тиенеп, муллыкта, бәрәкәттә яшәргә язсын. Туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, якыннарың исән-сау булсын.

 

Суфия Баһаветдинова,Татар Талкышы авыл китапханәчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев