Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш кисәтүгә юнәлдерелгән

Ришвәтчел күренешләрне кисәтү – безнең районда тормышка ашырылып килүче муниципаль программаның төп максаты. Ул үз эченә төрле характердагы күп санлы чараларны сыйдырган, озак елларга исәпләнгән.

Районда ришвәтчелеккә каршы каршы эшләрне координацияләү буенча комиссия үз эшчәнлеген алып бара. Аның рәисе – район башлыгы Дмитрий Иванов. Актуаль мәсьәләләр һәм проблемалы хәлләр тикшерелүче утырышлар даими рәвештә үткәрелеп килә. Районда ришвәтчелеккә каршы нинди эшләр үткәрелүе турында башлыкның ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Ефимов сөйләде.

Безнең комиссия эш­чән­леге хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Без ришвәтчеләрне тоткарлау белән шөгыльләнмибез, ул хокук саклау органнары эше. Безнең максат – кисәтү чаралары кулланып андый күренешләрне булдырмыйча калдыру. Билгеле, утырышлар белән генә комиссия эше чикләнми. Без очрашабыз, муниципаль хезмәткәрләр белән әңгәмәләр корабыз, ришвәтчелеккә каршы закондагы яңалыклар турында сөйлибез, төрле норматив хокукый актлар кабул итәбез.

Халык белән эшләр җайга салынганмы?

Халык арасында ришвәтчелек күренешләре буенча анкета алып барыла. Безгә район кешеләренең ришвәтчелеккә каршы вәзгыятьне ничек бәяләүләрен белү мөһим. Моңардан тыш, район башлыгы урынбасары буларак, мин бюджет оешмалары коллективлары белән очрашам. Ачыкланган хокук бозуларны тикшерәбез. Мин шулай ук әлеге коллективлардагы ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче җаваплы кеше­ләр белән даими рәвештә очрашып торам. Сүз уңаеннан, андый кешеләр ришвәтчелеккә каршы комиссия кебек үк һәрбер оешмада билгеләнгән булырга тиешләр. Әлеге мәсь­әләләр бездә аерым контрольдә.

Кисәтү эшләре үсеп килүче яшь буынга, яшьләргә дә җиткерелеп торамы?

Кисәтү эшләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, урта махсус белем бирү йортларында да үткәрелеп килә. Кече яшьтән үк кешеләрдә ришвәтчелеккә каршы тискәре мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Белем бирү оешмаларында төрле конкурслар, квестлар, очрашулар, әңгәмәләр, лекцияләр үткәрелә – алар барысы да балаларда һәм яшьләрдә ришвәтчелеккә каршы фикерләүне, аңа түзеп тормаучанлыкны тәрбияләргә юнәлдерелгән.

Сез әлеге программадан ниләр көтәсез?

Программаның үтәлешен анализлыйбыз һәм республиканың юстиция министрлыгына квартал саен хисап бирәбез, аны шулай ук муниципаль район сайтында урнаштырабыз. Ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләрдә җәмәгать оешмаларының активлыгы, җирле үзидарә органнарының халыкка ачык һәм уңайлы булуы, шулай ук аларның гражданлык җәмгыяте белән элемтә ныгытуы программаны тормышка ашыруның нәтиҗәсе булыр дип уйлыйбыз.

Бездә ришвәтчелек фактлары белән очрашканда мөрәҗәгатьләр калдырсыннар өчен барлык шартлар тудырылган. Болар – «хәбәрдарлык тартмалары», даими эшләүче кайнар линия. Шулай ук гражданнарны кабул итүләр оештырыла, кешеләр «Халык контроле»нә дә яза алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев