Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Ерактан ук күренеп тор!» акциясе һәм ул гына да түгел

    Шәһәребезнең белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча күптөрле акцияләр уздырыла.

    Бу дөрес тә, чөнки юлларда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләрен бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Тематик чараларның төп максаты - балалар арасында юл-транспорт имгә­нүләрен кисәтү һәм машина йөртүчеләрнең, җәяү­леләрнең юл-транспорт дисциплинасын ныгыту.
    - Ел буе дәвамында сыйныф сәгатьләре, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре дәресләре, иминлек «минутлар»ы вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча эш үткәрелә, - дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Владислав Воляков. - Моңа охшаш чаралар безнең хезмәткәрләребез белән берлектә дә оештырыла. Болар барысы да балаларда юлларда үзләрен имин тоту күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә.
    Акцияләр, конкурслар, әңгәмәләр вакытында яктылыкны кайтаручы элементлар йөртү мөһимлегенә басым ясала. Күптән түгел, мәсәлән, 16нчы мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды «Ерактан ук күренеп тор!» акциясен оештырдылар. Аның максаты - яшь җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын киметү, яктылыкны кайтаручы элементларны, аерым алганда, беләзекләрне пропагандалау. Малайлар һәм кызлар шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны кайтаручы элементлар өләштеләр (рәсемдә).
    Кадет мәктәп-интернатын­да төрле чаралар үтә. «Юл­ларда күренеп тор!» акциясенә әзерләнгәндә, башлангыч звено укучылары педагоглары белән бергә киемдә яктылыкны кайтаручы элементларны куллану мөһимлеген ассызыкларга тырыштылар. Бу тәүлекнең караңгы вакытында, күз күреме начар булганда аеруча мөһим.
    Ә менә бишенче сыйныфта укучы кадетлар укытучылары белән бергә Л.Толстой урамында «Без имин юл хәрәкәте яклы!» акциясен оештырдылар. Алар узып баручыларга һәм биредә туктап торган машина хуҗаларына тематик белешмәлекләр тараттылар һәм юл хәрәкәтендә тәртипле катнашучылар булырга өндәделәр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: