Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эпидемиологик мохит тотрыклы. Әмма тынычланырга ярамый

Чистайда санитар-эпидемиологик хәлне Роспотребнадзор тотрыклы дип бәяли.

Гыйнварның беренче атнасында ОРВИ авыруларының көчәюе күзәтелә. Вакциналаштыруның яхшы оештырылуы нәтиҗәсендә безнең районда грипп авырула рының таралуы күзәтелми, әмма күрше районнарда авыручылар бар.

Интернетта кешеләр гыйнварның беренче көннәрендә коронавирус та «ялга китте» дип шаярталар. Республиканың йогышлы авырулар госпитальләрендә пациентлар саны сизелерлек кимеде. 11 гыйнвар мәгълүматларына караганда, Чистайның вакытлыча йогышлы авырулар дәваханәсендә 11 чистайлы дәвалана. Барлыгы медучреҗдениедә 20 пациент бар, ике ай элек кенә алар саны йөздән арта иде. Моңа аңлатма бирү өчен без Чистай үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафинга мөрәҗәгать иттек.

– Озак ялларга карамастан, шәһәр медучреждениеләре өзлексез эшләде. Пациентларны дежур бригадалар каршылады. Шул рәттән вакциналаштыру да үткәрелде. РКТ – тикшерүләр чистайлылар өчен тәүлек әйләнәсе мөмкин булды. Бәхеткә, артык киеренкелек булмады, – дип билгеләп үтә Рәис Роберт улы.

Әмма тынычланырга ярамый. Табиблар вакцинлаштыруны дәвам итәргә кирәклеген искәртә. Узган ел нәтиҗәләре буенча халыкның 65 проценты вакциналаштырылган. Коллектив иммунитетка ирешү өчен вакциналаштыруны 80 процентка җиткерергә кирәк. 60 яшьтән узганнарны вакциналаштыруны арттырырга кирәк, чөнки нәкъ менә авыручыларның яртысын шушы яшьтәгеләр тәшкил итә.

– Гынварның 10 көнендә COVID-19ның алты лаборатор очрагы теркәлгән. Биш кеше – лаеклы ялда булучылар, алтынчысы – 32 яшьлек ир-ат. Аларның берсенә дә прививка ясалмаган, – дип билгеләп үтте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина.

Хезмәт коллективлары әлеге мәсьәләне уңышлы хәл иттеләр. Сәнәгать предприятиеләрендә, сәүдә, җәмәгать туклануы объектларында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, бюджет оешмаларында хезмәткәрләрне вакциналаштыру 90 проценттан артык тәшкил итә.

Роспотребнадзор фаразлавынча, яңа ел бәйрәмнәреннән соң авыруларның артуы күзәтелә, шуңа күрә уяу булырга: эпидемиягә каршы чараларны кулланырга, вакциналаштыруны һәм ревакциналаштыруны вакытында үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев