Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Энергетиклар котлаулар кабул иттеләр

    Җомга көнне "Чистай" мәдәни үзәгендә Энергетик көненә багышланган тантаналы чара булып узды.

    "Сетевая компания" ААҖнең "Чистай электр челтәре" филиалы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спасс, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарының муниципаль власть вәкилләре котладылар. Әлеге җиде район предприятиеләрен Чистай электр челтәре берләштерә.
    - Бу үз гомерләрен авыр, әмма гаять җаваплы эшкә - кешеләрне җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүгә багышлаган кешеләрнең бәйрәме, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов.
    Дмитрий Алексеевич муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән вакытта, биш ел элек булган вакыйгаларны искә төшерде. 2010 елның декабре, аномаль һава торышы, атап әйткәндә "бозлы яңгыры" белән энергетикларны һөнәри яраклылыкка тикшерде. Шартлар экстремаль булса да, энергетиклар өйләргә һәм производствога электр энергиясен бирүне кыска срокларда башкара алдылар.
    - Югары һөнәри осталык, ныклы тәртип һәм җаваплылык, безнең районны үстерүгә лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Барлык Чистай энергетикасы хезмәтчәннәренә һәм ветераннарына тотрыклы эш, ныклы сәламәтлек, финанс һәм гаилә иминлеге телим, - дип энергетикларга рәхмәт белдерде Дмитрий Иванов.
    Мәдәни үзәк сәхнәсенә үзләренең нәтиҗәле һәм күпьеллык хезмәтләре белән компаниянең абруен яулаган белгечләр күтәрелделәр. Алар Кама аръягының җиде районында электр монтерлары, инженерлар, җитәкчеләр сыйфатында хезмәт итәләр, кешеләргә яктылык һәм җылылык бүләк итәләр. Һәр муниципаль район җитәкчелеге шәхси өлеш керткәннәре, эшкә җаваплы караганнары өчен Чистай электр челтәре хезмәткәрләрен Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде.
    Казаннан килгән үзешчән артистлар кызыклы бию һәм вокал номерлары, ком шоусы белән энергетикларның бәйрәменә ямь өстәделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: