Җәмгыять
Энергетиклар Кама киңлекләрендә ясалма уылдык чәчү урыннары булдырдылар
Чистайның күпчелек ир-егетләре балык тоту белән шөгыльләнәләр, шулай ук Чистай электр челтәре хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмый.
Без елгаларда балыкларның кимүенә, кирәкле балыкның кармакка сирәк эләгүенә борчылабыз. Әлеге хәлнең сәбәпләре турында бик күп сөйләшүләр алып барыла, төрле фикерләр карала. Билгеле, экологик хәлнең начарлануы, браконьерлык та моңа йогынты ясый. Чистай электр челтәре коллективы үз теләге белән ясалма уылдык чәчү урыннары булдыру турында карар кабул итте. Чөнки 2009 елда җәмгыятьтә урын алган экологик менеджмент системасы бу юнәлештә дә актив тормыш позициясен күз алдында тота. Әлеге идеяне директор Алексадр Наумов та хуплый.
- Иң беренче чиратта ясалма уылдык чәчү урыннарын булдыру сулыкларда суның дәрәҗәсе кискен үзгәргән вакытта үзгәрүчән гидрологик режимда балыкларның уылдыгын саклау өчен булдырыла, - ди предприятие экологы Халит Габдулвәлиев. - Татарстан республикасы буенча су биоресурсларын саклау һәм күзәтү, дәүләт контроле бүлегенең дәүләт инспекторы В.Петров катнашында ясалма уылдык чәчү урыннары Кама киңлекләрендә булдырылды. Бу исә - филиалның балык запасларын саклауда һәм биологик төрләнештә үзләреннән өлеш кертүе. Ясалма уылдык чәчү урыннарын кую белән генә эш тәмамланмый әле, Чистай электр челтәре хезмәткәрләре киләчәктә дә корылмаларны контрольдә тотачаклар һәм аларның дөрес эшләвен тәэмин итәчәкләр. Алар үзләренең мисаллары табигать язмышына битараф булмаган чистайлыларны да шундый изге эшләргә илһамландырыр дип ышаналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев