Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елъязма Чистай турында фильм булдырудан башлана

5 нче "Вектор" радиокомпаниясе" ТҖСны ачу узган җомга көнне булды.

Тантанада катнашучыларны һәм микрорайонда яшәүчеләрне әлеге әһәмиятле вакыйга белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов котлады, җәмәгать советы рәисе Виктор Классенга таныклык тапшырды. Рөстәм Гариф улы мәдәни-ял итү, спорт, җәмәгать эше үзәгенә әверелгән ТҖСларның шәһәребез тормышындагы ролен билгеләп үтте, аларның эшчәнлеге массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан киң яктыртыла. Үз вакытында шәһәребез халыкны җәмәгать үзидарәсенә җәлеп итү буенча пилот проектында катнашты. Европа тәҗрибәсе һәм бездә гамәлдә булган социаль-педагогик комплекслар кысаларындагы эшләнмәләр иң яхшы казанышларны берләштерү мөмкинлеге бирде. Әлеге теоретик һәм практик юнәлешләр нигезендә ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков инициативасы һәм ярдәме белән ТҖС уңышлы старт алды һәм динамикалы үсүен дәвам итә.
Депутат ярдәмчесе Владимир Пещеров Виктор Смыков исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән кунакларны ТҖС ачылу белән тәбрикләде һәм Виктор Васильевичның шәһәребездә спортның яңа төре - зур теннисны алга этәрүгә әзер булуын раслады.
ТҖС территориясендә "Әнәс" мәчете урнашкан, ул җәмәгать эшенә актив кушыла. Аның вәкиле Җәүдәт Исмәгыйлев хәйрия, шулай ук балалар, өлкәннәр арасында спорт, ял итү эшчәнлеге оештыру, рухи-әхлакый тәрбияләүгә, толерантлыкка ярдәм итүче якшәмбе дәресләре үткәрү турында сөйләде.
ТҖСны тәкъдим итү барышында Чистай турында фильм төшерүләр булды, анда ТАССР мәктәбенең атказанган укытучысы Нина Харитонова, Б. Пастернак музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рафаиль Хисамов катнаштылар. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да үз талантларын бүләк иттеләр.
"Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Миңголов, муниципаль районның җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин чара кунаклары һәм катнашучылары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев