Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елны өстәмә керемнәр белән тәмамладылар

Чистай районы Советы утырышы район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә бюджет турында фикер алышуга багышланган иде. Депутатлар эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты.

2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Чистай районы бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыкты.

– Карар проекты керем һәм чыгым өлешләренә дә үзгәрешләр кертә. Ел гади генә булмаса да, бүгенге көндә Чистай районы бюджеты керем буенча тулы күләмдә үтәлгән. Моннан тыш, ул өстәмә керемгә ия. Бу безгә киләсе елда 2021 ел бюджетына кермәгән чыгымнарны башкарып чыга алачагыбызга ышаныч бирә, – диде Наталья Карманова.

Бюджеттагы үзгәрешләрнең кире кайтарылмый торган акчага кагылышлы булуы билгеләп үтелде. Соңгы айда гына да республика бюджетыннан 61 миллион 72 мең сум акча кергән. Бу акча башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә, яңа лицейны карап тотуга, сыйныф җитәкчелеге өчен педагогларга түләүләргә, югары нәтиҗәләр өчен тренерларга ярдәм итүгә, май указларын тормышка ашыруга, авыл җирендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуга һәм башка түләүләргә каралган.

Моннан тыш, муниципаль район Татарстан Президенты адресына 21 миллион сумнан артык күләмдә үз керемнәрен түбәндәге чыгымнарга: авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү системаларын капиталь ремонтлауга, республика инвестиция программаларын финанс­лауда уртак катнашуга, учреждениеләрне карап тотуга, объектларның базар бәясенә участокларны межалауга һәм башка юнәлешләргә җибәрүне сорап хат юллады.

Депутатлар район бюджеты буенча тәкъдим ителгән карар проектын бертавыштан расладылар.

Утырыш ахырында Чистай районы башлыгы нәтиҗәле хезмәте һәм Чистай районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Чистай муниципаль районы Советы депутаты Илдар Низамовка Мактау грамотасы тапшырды.

* * *

Район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендәге Чистай шәһәр Советы утырышы шулай ук 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертүгә багышланган иде. Үзгәрешләр керем һәм чыгым өлешләренә, кире кайтарылмый торган акчага һәм үз керемнәренә кагыла.

Билгеләп үтелгәнчә, шәһәр бюджеты күчерелгән акча хисабына тулыланган.

– ТР Мәдәният мини­стр­лыгы гранты акчасы керде. Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча муниципаль берәмлекләрнең чыгым йөкләмәләрен финанс­лауга, территориаль җәмәгать үзидарәләре өчен, май указларын гамәлгә ашыруга акча килде. Шәһәрнең беренче чираттагы чыгымнары түләнде, – дип хәбәр итте финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова. – Бүгенге көндә керем буенча шәһәр бюджеты барлык маддәләр буенча үтәлде. Өстәмә керемнәр бар, аларны Хөкүмәтнең тиешле карары белән без элегрәк каралмаган чыгымнарга юнәлтә алабыз.

Калган акча хисабына энергосервис контрактын түләү, ишегалды территорияләрен төзекләндерү кысаларында чараларны уртак финанслау күздә тотыла.

Резерв фондында да үзгәрешләр булды. Комиссия карары нигезендә, янгынга бәйле рәвештә һәм сәламәтлекне ныгытуга 6 граждан матди ярдәм алды.

Чистай шәһәренең җирле бюджеты акчасы хисабына инвестицион проектлар буенча муниципаль гарантияләр бирү тәртибен раслау турындагы доклад белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов чыгыш ясады.

– Хөрмәтле депутатлар, безгә РФ Бюджет кодексы, федераль закон нигезендә, Чис­тай шәһәренең җирле бюджеты акчасы хисабына инвестицион проектлар буенча муниципаль гарантияләр бирү тәртибен кабул итәргә кирәк. Моңа кадәр проект депутат комиссиясендә каралды, – дип мөрәҗәгать итте Михаил Ксенофонтов.

Күпчелек тавыш белән депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев