Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Элмә такталарда хата табыгыз һәм кыйммәтле бүләк алыгыз

    1 февральдә Татарстанда татар телендәге элмә такталарда, юл күрсәткечләрендә хаталарны ачыклау буенча конкурс старт алды. Ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

    Чистайда яшәүче хатын-кыз конкурска беренчеләрдән булып элмә такталар төшерелгән фотоматериал җибәргән. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр үзәгендә урнашкан кулинария элмә тактасында татар телендәге сүздә хата җибәрелгән. Хатын-кызның мөрәҗәгате башкарма комитет тарафыннан теркәлгән һәм тикшерелә.

    Сез дә конкурста катнаша аласыз. Моның өчен смартфонга «Халык контроле» мобиль кушымтасын урнаштырырга, анда авторизацияләнергә (яки «Дәүләт хезмәтләре» сайтында), «Атамаларда һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга кирәк. Аннары татар телендә хаталар җибәрелгән элмә такталарны, табличкаларны, юл күрсәткечләрен тулысынча төшереп (нинди оешманың булуы күренеп торырга тиеш), фотоматериаллар белән хәбәр җибәрергә кирәк. Шулай ук адресны да күрсәтергә онытмагыз.

    Конкурсның модераторына, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының iyali.anrt@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 12 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Конкурс нәтиҗәләре буенча татар телендә хаталы язылган элмә такталар фотоматериалларын иң күп җибәргән кешеләр арасыннан 10 җиңүче билгеләнәчәк. Ел ахырында алар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: