Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Елгачыларның казанышлары билгеләп үтелде

    Һава торышы уңай булмаса да, ике йөзгә якын чистайлы «Бригантина» мәйданчыгына Диңгез һәм елга флоты хезмәткәре көнен бәйрәм итүдә катнашу өчен килде.

    Михаил Ксенофонтов «Татфлот» ремонт-техник базасы хезмәтчәне Сергей Грачевны бүләкли.
    - Елгачыларга яңгыр комачауламый, - ди «Татфлот» фирмасы филиалы директоры Владимир Клыков. - Елга тармагында ярты гасырга якын эшләдем һәм бервакытта да елгачыларның начар һава шартларыннан зарланганнарын ишеткәнем булмады.
    Бирегә җыелганнарны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән «Чистай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады.
    - Әлбәттә, тармак авыр вакытлар кичерә, - дип билгеләп үтте Михаил Иванович, - әмма яшәргә һәм эшләргә, алга таба үсәргә кирәк. Флот үлмәде, ул пассажирлар өчен транспорт-туристик теплоходлар рәвешендә яшәвен дәвам итә. Чистайга йөк ташучы суднолар елдан-ел күбрәк керә, алар төзелеш материаллары алып килә.
    Михаил Ксенофонтов тармак предприятиеләре һәм елгачылар белән хезмәттәшлек итүче уку йортлары хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Озак еллар судно ремонтлау заводында эшләгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин да чистайлыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
    «Татфлот» фирмасы филиалы директоры Владимир Клыков үз коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
    - Елгачылар һәрвакытта да производство күрсәткечләре буенча алдынгылар рәтендә булдылар, - дип билгеләп үтте Владимир Васильевич, - киләчәктә дә шулай булсын өчен без барысын да эшләргә тырышырбыз.
    Владимир Клыков филиалга караган судно чаралары вәкилләренә Мактау грамоталары белән бергә бүләкләр дә тапшырды. Котлауларны шулай ук «Татфлот» ремонт-техник базасы хезмәткәрләре дә алдылар.
    «Елгачылар поселогы» ТҖС җитәкчесе Нәфис Гәрәев тармак вәкилләрен, микрорайонда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, барысына да исәнлек-саулык, күңел көрлеге теләде.
    Бәйрәм дәвамында барлык яшәүчеләрне үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бик матур концерт номерлары белән сөендерделәр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: