Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елга нәтиҗә ясап

Хезмәт һәм сугыш ветераннары шәһәр советының чираттагы пленумы эшендә муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов катнашты.

Ул "Чистай" индустриаль мәйданының ничек төзелүе турында, шәһәр предприятиеләренең, район авыл хуҗалыгы берләшмәләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җентекле итеп сөйләде. Шушы көннәрдә ветераннар хәрәкәте активистлары төркеме үз юбилейларын билгеләп үтте. Илдус Тәлгать улы юбилярларны котлап аларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Шәһәр ветераннар советы рәисе Р. Харитонова ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы республика советының алтынчы отчет-сайлау конференциясе нәтиҗәләре турында доклад һәм 2012 елга бурычлар турында сөйләде. Совет шәһәрдәге һәм райондагы 77 башлангыч оешманы берләштерә. Күп санлы сәгатьчеләр оешмасы иң зурысы, совет рәисе Р. Рәхмәтуллина. Биредә даими рәвештә элеккеге хезмәттәшләрнең очрашулары үткәрелә, "Табигать бүләкләре", "Оста куллар" күргәзмәләре оештырыла, ялгыз, авыру кешеләр янына баралар. Активистлар "Солдаты Победы" китабының икенче томы өчен Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материал туплаганнар. Каргалы авылында (М. Гатин), "Чистопольгаз" идарәсендә (Р. Хаипова), электр челтәрендә (В. Мунин), кондитер фабрикасында (Т. Липатова) ветеран оешмалары уңышлы эшли. Луч поселогында (ветераннар советы рәисе А. Абдуллова) "Чын күңелдән", "Батырлык юллары" бәйрәмнәре уздырыла. Тимурчылар командасы да бар. Түбән Кондрата авылы ветераннары (совет рәисе А. Васильев) яңа чиркәү төзүгә хәйрия ярдәме күрсәткәннәр, агач утырту белән шөгыльләнәләр, яр буйларын ныгытканнар. Иске Роман авылындагы ветераннар советы (М. Кашапова) "Иң яхшы йорт" исемле конкурс оештырган. Данауровка авылы ветераннары советы (Л. Пантелеева) исәбендә дә яхшы эшләр җитәрлек. АТП ветераннары советы (рәис И. Сальцин) һәм предприятие дирекциясе (Н. Сабиров) тыгыз элемтәдә эшлиләр. Биләрдәге изге чишмәгә барулар оештыралар, АТПда 25 һәм аннан да күбрәк эшләгән ветераннарны хөрмәтлиләр, йөрү өчен ташламалы билетлар бирәләр. АТП хезмәтчәннәренең хәйрия акчасы хисабына Советлар Союзы Герое А. Вәлиевның каберенә мәрмәрдән һәйкәл куелган. Ветераннар шәһәрдәге барлык чараларда да актив катнашалар. Н. Кузнецов, Б. Корнев, А. Доронин барлык уку йортларында да булдылар, ИНЭКА филиалында да яшьләр белән файдалы очрашу узды.
Тәҗрибә туплап ветераннар оешмалары яңа эш алымнары эзлиләр, пленум карарлары да шуны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев