Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Елена Петровнаны бик юксынабыз»

Шәһәр инвалидлар җәмгыяте активисты Елена Гатина вафат.

Барысы да кинәт килеп чыга: аның йөрәге тибүдән туктый. Аның белән әле күптән түгел генә аралашкан кешеләргә моңа хәтта ышануы да авыр! 26 майда аңа 55 яшь тулган булыр иде.

Елена Петровна теләсә нинди, хәтта кечкенә генә уңышка да сөенә белә иде. Хәер, җитди авырудан интеккән кешегә хәтта кечкенә генә уңышны да үз, килеп туган хәлләр өстендә зур җиңү, дип кабул итәргә мөмкин. Аның ихтыяр көче, тормыш нинди генә сынауларга дучар итсә дә, беркайчан да югалып калмавы сокландыра иде. Елена Петровна берничә тапкыр материалларымның героинясы булды, хәер, ярышлар вакытында да еш очраштык. Аның белән аралашканда, үземнең борчу-мәшәкатьләрем аның проблемалары белән чагыштырганда, күпкә кечкенә булып тоелуын, мөһим түгеллеген аңлый идем.

Әйе, аңа җиңел булмады: тормышта килеп чыккан авырлыклар, авырулары... Ул терәк-хәрәкәт аппараты авыруыннан җәфа чикте, һәр адым аңа бик авыр бирелде. Әмма шуңа да карамастан, ул җәмгыять әгъзалары арасында хәрәкәтчән, җиңел сөякле кеше булуы белән аерылып торды. Парадокс түгелмени?

Үзе дә авыру булуга карамастан, ул мохтаҗ булган һәркемгә ярдәмгә ашыга. 20 ел дәвамында бу хатын-кыз сәгать заводы поселогында инвалидлар җәмгыятенең башлангыч оешмасын җитәкли. Елена Петровна һәркемне шәхсән белә иде. Аңа яратып, зур ихтирам белән «Безнең Лена» дип эндәшәләр.

Үзенең тормыш сөючәнлеге, җәмгыять тормышында, биредә үткәрелә торган барлык чараларда катнашырга әзер булуы белән ул башкаларга да рухи этәргеч бирде, чөнки үрнәк күрсәтү күпкә үтемлерәк.

– Мин таякка таянып кына хәрәкәт итә алам, әм ма бу мине туктатмый... Үз мөм кинлекләремне сынап карыйсым, үз-үземне тикшерәсем килә. Ә сез нигә уңайсызланып торасыз? Әйдәгез, кушылыгыз, кыюрак булыгыз, беразга гына булса да, авырулар турында онытырсыз, үз-үзегезгә йомылмагыз! – шул рәвешле ул башкаларны ярышларда катнашырга үгетли иде.

Әйе, ул үрнәк алырлык кеше иде! Елена Гатина спортның күп төрләре буенча ярышларда катнашты, шашка, шахмат, кул көрәше, ике төр ярыш буенча шәһәр, республика турнирларында берничә тапкыр җиңүче һәм призер булды. Шәһәр күләмендәге ярышларны, мәсәлән, «Әнәс» мәчете призларына бочче буенча уеннарны, оештыруда бик теләп катнашты. Ә бит моның өчен акча кирәк, аны табу җиңел эш түгел.

– Шәһәр инвалидлар оешмасы үткәрә торган барлык чаралар да аның турыдан-туры катнашында үтте. Иганәчеләрне табып, матди ярдәм рәвешендә теләгән нәтиҗәләргә ирешү бары аның гына кулыннан килә иде, – дип билгеләп үтә җәмгыять идарәсе әгъзасы Валентина Солдатова. – Ул сүз көче белән теләсә кайсы предприя тие җитәкчесен инвалидларга ярдәм итәргә кирәклеген ышандыра ала иде.

Елена Петровна безнең өчен маяк булды: авырлык лардан курыкмыйча, ничек эшләргә кирәклеген, гадел, үҗәт, нык булырга өйрәтте.

Сүз уңаенда, 2018 елда ул «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы» билгесе һәм медале белән бүләкләнде, бу аның казанышларын ассызыклый. Ул беркайчан да кешелеклелек турында онытмады, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә матди яктан да, рухи яктан да ярдәм итәргә омтылды, һәркемгә чиксез рәхмәтле булды.

– Елена Петровна машинаны оста йөртә иде. Кемгә дә булса транспорт хезмәте кирәк булса, ул, уйлап та тормыйча, ярдәмгә ашыкты, – дип искә ала озак еллар инвалидлар җәмгыяте рәисе булган һәм аның белән бергә эшләгән Валентина Хөснетдинова. – Кем дә булса авырап китсә, һичшиксез, аның белән хәл белергә бара идек. Әйт кенә, ул шунда ук: «Кирәк икән, барабыз!» – дип көр тавыш белән әйтер иде. Артык сүз сөйләмичә, риясыз ярдәм итә иде! Хәтта аңа бензин өчен акча тәкъдим итү дә файдасыз иде, ул чын-чынлап үпкәли иде. «Кемгәдер игелекле эш башкара алганда, мин моны эшләячәкмен, сезгә шатлык китерү минем үземә дә бик күңелле», – дип кабатлый иде ул. Сүзләренең ихласлыгына шик тә юк.

Ул искиткеч, һәрвакыт башка кешегә ярдәм итәргә әзер кеше иде, әмма беркайчан да үзе өчен ярдәм сорамады. Кызганыч, үзен генә саклап кала алмады…

Елена Гатина инвалид ирен карады, аның өчен бу аеруча авыр югалту.

– Безне шундый ачык күңелле, ярдәмчел кешеләр нең калдырып китүләре бик кызганыч, – дип моңсуланып билгеләп үтә хәзерге вакытта инвалидлар җәмгыятен җитәкләгән Елена Горбунова. – Алар үзләре белән җылылык алып китәләр кебек тоела. Без барыбыз да көнләшерлек дәртле булган, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булырга омтылган, шат йөзле Елена Пет ровнаны бик юксынабыз.

Әмма язмыш сынауларын батырларча кичергән, авырулар белән көрәшкән, яшәү тәмен югалтмаган бу сөйкемле ханым турында якты истәлеге кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев