Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрон хезмәтләр – халык уңайлыгы өчен

Торак төзү, Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга торак сертификатлары бирү, авыл клублары төзү, власть органнарының электрон үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узган якшәмбедә Республика Хөкүмәтендә булды, аны ТР Президенты Р.Миңнеханов уздырды.

Татарстанда торак төзү яхшы темпларда бара, барлыгы беренче яртыеллыкта бер миллион квадрат метрдан артык, шул исәптән инвестицион торак - 363,6 мең, шәхси - 481,5 мең квадрат метр төзелгән. Киләсе елга торак төзү планнары зур. Республикада 2,32 миллион квадрат метр, 158 объект төзү планлаштырылган.
Чистай муниципаль районында быел 36 мең квадрат метр торак төзү планлаштырылган, әлегә 5 мең генә төзелгән, бу планлаштырылганнан 13,8 процент тәшкил итә.
600 сугыш ветераны өчен 117 торак төзү дәвам итә. Күптән түгел федераль бюджеттан ветеран тораклары төзү өчен чираттагы транш керде, сугышта катнашучыларга яңа йортлар гына тапшырырга дигән карар кабул ителде. Шулай ук Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга торак бирү өчен - 375 миллион сум, күчеп китәргә мәҗбүр булучылар өчен - 56 миллион сум, ятим балалар фатирларына - 50 мең сум акча керде.
Кайбер районнарның Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга торак сертификатлары бирү өчен документлар әзерләмәве ТР Президентында борчу уятты. Бу эшне тизләтергә кирәк. Авыл клублары төзүнең начар темплары турында да әйтелде (республикада аларның саны 46). Төзелеш сузылганга күрә өч районда подрядчиклар алыштырылган, өч районда подрядчикларны кисәткәннәр, ә биш район буенча ТР Баш инвестицион-төзү идарәсе аларны алыштыру турындагы тәкъдим әзерләде инде. Р.Миңнеханов намуссыз подрядчик­ларны шунда ук куарга тәкъдим итте - хәзер финанслау белән кыенлыклар юк һәм яхшы төзүчеләрне табып була. Бу торак төзүгә һәм шулай ук йортларны капиталь ремонтлауга кагыла. Киңәшмәдә алданган өлешчеләр мәсьәләсе күтәрелде - ел азагына кадәр барлык йортлар төзеләчәк. Республика халкын аварияле торактан күчерү программасы дәвам итә, 108 йорттан 1156 кешене күчерәсе бар, моның өчен 631 миллион сум кирәк, акчалар инде керә.
Электрон ведомствоара үзара бәйләнеш мәсьәләсе каралды. 1 июльдән, федераль закон нигезендә, төрле органнар хезмәт күрсәткәндә, шәхси характердагы 19 документтан кала (паспорт, хәрби билет, туу турында таныклык һ.б.), гражданнардан башка документлар сорарга хаклы түгел. Башка документларны исә (мәсәлән, төрле төрдәге өземтәләр) федераль, республика һәм муниципаль органнар булган базаларыннан үзләре бирергә тиешләр. Р.Миңнеханов халыкка хезмәт күрсәтү органнары эшендә җитешсезлекләр булдырмау максаты тора дип белдерде. Халыкка электрон төрдә хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен аңлату өчен волонтерлар җәлеп итү тәкъдим ителде. Электрон сервислар оештыру буенча эш тулы көченә бара, әгәр муниципаль һәм төбәк хезмәтләре буенча проб­лемалар булмаса, федераль хезмәтләр буенча исә алар бар әле. ТР Президенты барысын да бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды. Өзеклекләр булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев