Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электр җылыткыч ларын нан файдаланганда кагыйдәләрне үтәгез

Кояшлы җәй артта калды.

Көз үзенең матур көннәре белән сөендерсә дә, һава температурасының төшүе күзәтелә. Аеруча бу кичке якта сизелә, шуңа күрә күпләр ягу сезоны башлануга кадәр үз өйләрендә электр җылыткычлар белән җылынырга ашыгалар.

Шуның белән бәйле рәвештә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге шәһәр халкына мичләрдән, каминнардан, электр җылыткычлардан файдаланганда иминлек кагыйдәләрен искә төшерә.

Мич янганда, камин яисә газ плитәсе эшләгәндә өйдән китәргә яисә аларны кечкенә балаларга гына калдырырга ярамый.

– Кызган мич яисә камин янында кечкенә балалар гына калган очракта иң фаҗигале хәлләр килеп чыга. Ягу сезоны башланыр алдыннан техник профилактика үткәрергә һәм төтен суырткычларны чис тартырга кирәк. Чарлакларда һәм башка янгын куркынычы булган биналарда төтен суырткычлар һәм моржалар агартылган булырга тиеш, – дип сөйли Чистай райо ны буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Тагын еш очрый торган сәбәпләрнең берсе – артык кызудан кайбер мичләрдә ярык лар барлыкка килү һәм өйгә бәреп чыгу очраклары.

– Кабызганда тиз янучан әйберләр кулланганда янгын чыгу куркынычы тагын да арта. Бервакытта да утынны яисә тиз янып китүчән материалларны мичтә яисә аңа якын җирдә сакламагыз, мич ишеген ачык калдырмагыз. Бернинди очракта да фатирны газ плитәләре белән җылытмагыз. Билгеле, кухняда җылы булачак, бу моның бердәнбер уңай ягы. Әмма минус яклары да күп: кислородның күләме кими, агулы газ чыга, баш авырта, ә иң куркынычы – шартлау яисә янгын чыгачак, – дип сакчыл булырга өнди инспектор.

Бинаны электр приборлары белән аеруча сак җылытырга кирәк. Исегездә тотыгыз, электр челтәренә берничә приборны, аеруча бер розеткага тоташтыру аеруча куркыныч. Көчле көчәнеш барлыкка килгәнгә, үткәргечләр җылына башлый. Әгәр дә электрүткәргеч иске булса, янгын чыгу очрагы тагын да арта. Шуның өстенә җылыткыч электр приборларын янмый торган өслеккә кую мәҗбүри. Агач идәнгә һәм паласка кую бөтенләй тыела, мебельдән һәм шторлардан да еракк булырга кирәк. Җылыткычларда киемнәр киптерергә ярамый, өйдән киткәндә аларны челтәрдән тартып алу сорала.

– Үзлектән ясалган җылыткыч электр приборларыннан файдаланганда килеп чыккан янгыннар саны кимеми. Үзлектән ясалган җылыткыч приборлардан файдаланмагыз, акча янга калдырабыз дип, үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз, – дип киңәш бирә янгын инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев