Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Элек автомобильсез ничек яшәгәнмендер, белмим»

Фәридә Самсонова 54 яшендә машина йөртү хокукын ала.

Фәридә Самсонова 35 ел китапханәдә эшли. Ул әйдәп баручы методист, 36 филиалны контрольдә тота. Хезмәттәшләре аны җирле табибә, программист, дизайнер, аш-су остасы һәм укытучы дип атыйлар. Әмма болар героинябызның барлык талантлары да түгел.

Фәридә Фирдәвес кызының бүлмәсенә кергәндә, ул үткәреләчәк чараларның онлайн-программасына анонс ясап ята иде. Эш өстәлендә – китап лар, ул аларны нәшер итү белән шөгыльләнә. Китапханә каршында «Ступени» һәм «Энжелер» ике әдәби берләшмә эшли, җирле авторлар әйдәүче методистка китап тышлыкларын, битләрен бизәүне һәм чираттагы иҗат җимешен дөньяга чыгару белән бәйле башка мәсьәләрне ышанып тапшыралар.

– Фотографияләр эзләү, редакцияләү, тышлык ясау – болар барысы да миңа зур ләззәт бирә. Безнең мини-типография җирле авторларның китап ларын чыгара, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.

Фәридә Самсонова өчен китапханә икенче йорты. Ул башка өлкәдә үзен бөтенләй күрмәве турында тартынмыйча сөйли. Аның каравы, мәктәпне тәмамлагач, башта медицина училищесына укырга кергән булса да. Әмма алга таба Алабуга мәдәни-агарту училищесында китапханә бүлегендә укый.

– Бала чагым Алабугада узды. 1985 елда Чистайга күчендем. Шуннан бирле мин китапханәдә эшлим. Бераз вакыт мебель фаб рикасы микрорайонында урнашкан филиалда эшләдем, бер елдан соң методик бүлеккә кире кайттым, – дип искә ала Фәридә Фирдәвес кызы.

Эш стажы гаҗәпләндерә, хатын-кызлар гына булган коллективта үзара мөнәсәбәтләре тагын да зуррак хөрмәткә лаек.

– Киңәш сорап без Фәридә янына киләбез. Чөнки ул замана хатын-кызы, барысын да белә, барысына да өйрәтә. Менә дигән аш-су остасы, бакчачы. Кыскасы, аның белән сөйләшергә һәрвакыт сүз табып була. Бераз авырап китсәк тә, аңа барабыз. Фәридә Фирдәвес кызы табибә булмаса да, медицинаны яхшы белә. Ул кан басымын ничек төшерергә, авыруның тышкы билгеләре буенча диагноз куя ала. Хәер, эштә дә сынатмый, бик җаваплы хезмәткәр, таләпчән һәм игътибарлы кеше, аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә һәм һәрвакыт квалификацияле ярдәм алырга мөмкин, – дип фикерләре белән уртаклаша гомуми мәсьәләләр буенча бүлек мөдире Елена Курбатова.

Иҗат, эрудиция, яңалыкка омтылыш – аның методист буларак китапханәчеләр коллективы белән уңышлы иҗади дуслыгы төзелә торган нигез. Коллегаларының сүзләренә караганда, ул үз һөнәренә чиксез гашыйк кеше, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба.

Безнең героинябызны үз эшен ешрак башкарырга туры килгән яңа интернет-платформалар куркытмый. Ул программаларны мөстәкыйль өй рәнеп кенә калмый, ә тәҗ рибә һәм белемнәрен филиалларда эшләүче авыл китапханәчеләренә дә тапшыра. Ул пенсия алды яшендәге китапханәче түгел, ә чын мәгънәсендә алга киткән замана методисты – хезмәттәшләре дә, туганнары да нәкъ шул фикердә. Балалары Фәридә Фирдәвес кызына телефонга кушымтаны ничек күчереп алырга, блокировканы бетерергә һәм күп кенә пенсионерлар өчен аңлаешсыз булган башка әйберләрне аңлатмыйлар. Әңгәмәдәшебез «чын хакер» буларак, «эшләми» башлаган телефонны да җанландырып җибәрә белә.

Фәридә Самсонованы әң гәмәбез барышында сөйләш терү җиңел булмады. Һәм бу аралашучан булмаганлыктан түгел.

– Мин үземне мактарга яратмыйм. Үз бакчам турында сөйли алам. Анда минем күп нәрсә: помидор, базилик, баклажаннар, чәчәкләр үсә. Артып калган үсентеләрне һәм орлыкларны хезмәттәшләремә дә бирәм.

Әңгәмәдәшемнең тагын бер серен белгәч, мин аның яныннан болай гына китә алмадым. Өстәлендә яткан автомобиль ачкычы миңа тынгылык бирмәде. Сөйләшү барышында Фәридә Фирдәвес кызының автомобиль йөртүе дә ачыкланды. Һәм болар барысы да мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр аркасында. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында ул, пенсия алды яшендәге гражданка буларак, «В» транспорт категорияле машина йөртүче» һөнәре буенча бушлай һөнәри белем алган.

Безнең героинябыз бу карарга килүенә балаларның ярдәме зур роль уйнаганын сөйләде.

– Машина йөртү таныклыгы алу өчен укырга җыенуымны балаларыма хәбәр иткәч, алар: «Әни, син молодец», – диделәр. Аларның фикерен ишеткәч, мин дөрес карарга килүемә шикләнми башладым. Әлбәттә, мин бераз борчылдым, булдыра алырмынмы дип уйладым. Үземне кулга алып, үтәргә дигән бурыч куйдым. Миңа 55 яшь һәм минем күптәннән машина йөртергә теләгем бар иде, ә монда бушлай укырга мөмкинлек барлыкка килде. Дүрт ай ярым барган уку уңышлы узды. Укытучылар, машина йөртү буенча инструкторлар барысын да аңлаешлы телдә аңлаттылар, үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Мондый укытучылар белән куркыныч түгел. Машина йөртү буенча имтиханны икенче тапкырында гына бирдем, чөнки беренче тапкыр бераз каушадым. Әле дә хәтеремдә, миннән алда борылышта зур йөк машинасы бара иде, көтмәгәндә машинам туктап калды, ә мин авария сигналын кабызмаганмын. Бер ел эчендә үз автомобилемә ияләштем. Элек аннан башка ничек яшәгәнмендер, белмим.

Әйдәп баручы методистка, машина йөртү хокукын алгач, авыл һәм шәһәр филиалларына барып, хезмәттәшләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтү җиңеләйгән.

– Эш өчен кирәк булган канцелярия товарлары, китаплар алып кайту, табигатькә чыгу хәзер берни тормый. Пенсия алды яшендәге күп кенә коллегаларым минем кебек машина йөртергә өйрәнергә һәм моңа хокук алырга хыялланалар.

– Ә ирегез машина йөртәме? – дип әңгәмәдәшем нән кызыксынам.

– Юк, ул маршрут кына билгели, – дип елмая Фәридә Самсонова.

Безнең героинябыз өчен барысына да өлгерү авыр түгел. Ул ял да итә белә, мавыгулары һәм шөгыльләре өчен вакыт та таба.

– Илһам һәм көч иртән килә. Эштән соң ял итәргә тырышам. Ә гомумән, «Үзеңә ошаган эш белән шөгыльлән һәм тормышыңда бер генә көн дә эшләмәячәксең», – дип юкка гына әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев