Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ел җиңелләрдән булмады, әмма без бурычларыбызны хәл иттек!»

Бүгенге заманны электрсыз күз алдына да китереп булмый. Өйләрдә һәм урамнарда утлар,гаджетлар, телевизорлар, компьютерлар, төрле көнкүреш һәм санлы техника – бу безнең тормышыбызның аерылмаслык өлешенә әверелгән.

Әлеге уңайлыкларны үзләренең көндәлек җиңел булмаган хезмәтләре белән безнең энергетикларыбыз тудыра. Көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында алар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, дәваханәләрдә, предприятиеләрдә җылы, якты булсын, тормыш кайнап торсын өчен өзеклекләр тудырмыйча, электр энергиясе белән тәэмин итәләр.

22 декабрьдә, елның иң кыска көнендә, өйләрдә утлар кабынганда, тәрәзәләрдә Яңа ел гирляндалары балкыганда энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.  Бу көнне без «Сетевая компания» АҖ филиалы «Чистай электр челтәре» директоры Руслан Касыймов белән очраштык.

– Ел азагы йомгаклау вакытының традицион чоры. Руслан Илдусович, предприятие 2020 елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлый?

– Бу бик истәлекле ел булды:  ГОЭЛРО (Россия дәүләт электрификациясенең) юбилее һәм ТАССРның 100 еллыгы.  Әмма коронавирусның килеп чыгуы кулланучылар эшенә нык тәэсир итте. Безнең компания җыярга һәм сатарга мөмкин булмаган электр тапшыру  һәм тарату белән шөгыльләнә. Утюгны розеткага тыгып, электр двигателен җибәреп, кулланучы электр энергиясеннән файдалана. Кулланучылар булганда без бар, кулланучылар булмаганда – юк.  Без тыгыз бәйләнештә. Нәкъ менә кулланучылар – безнең төп партнерларыбыз.

Быелгы ел җиңелләрдән булмады. Башка предприятиеләр кебек үк без беренче чиратта дөньядагы һәм илдәге имин булмаган эпидемиологик вәзгыять белән очраштык.   Эпидемиологик кризисның беренче дулкынында безнең филиаалга хезмәт күрсәтү зонасында предприятиеләрнең күп өлеше үз эшчәнлеген туктатты, электр энергиясен куллану кискен килмәде. Без коллективтагы хезмәткәрләрнең иминлеген саклау максатыннан читтән торып эшләүгә күчтек. Барлык авырлыкларга карамастан,  без билгеләнгән проектларны, үзебезнең алда торган  планнарыбызны һәм бурычларыбызны тормышка ашыра алдык һәм елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Муниципаль район буенча зур күләмдә капиталь ремонт үткәрелде, ә андыйлар безнең предприятие зонасында – 7. 44 трансформатор подстанциясе, 0,4 кВ көчәнештәге 41 км электр тапшырулар линиясе, 6/10кВ көчәнештәге  120км электр тапшырулар линиясе ремонтланды һәм реконструкцияләнде. Электр челтәрен цифрлаштыруга, автоматлаштыруга юнәлдерелгән Вектор компаниясен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Ел саен филиалда заманча технологияләр кертелә. Алар замана белән бергә атларга, нәтиҗәлелекнең һәм ышанычның халыкара төп  күрсәткечләренә тәңгәл килергә мөмкинлек бирә.  Элек аварияле хәлләр туганда, шактый күп вакыт таләп ителеп, кулланучыларга шактый уңайсызлыклар тудырылса, хәзер исә көчәнеш астында эшләүче жиһазлар һәм заманча технологияләр безгә зарарланган урынны дистанцион билгеләргә, белгечләргә урынга чыкмыйча да безнең кулланучыларны өстәмә чыганак белән тәэмин итәргә, электр тапшырулар линиясенең зарарланган участогын ачыкларга  һәм аны планлы рәвештә  кулланучыларны утсыз калдырмыйча  ремонтларга,  аварияне бетерү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.

– Кайсы эпидемиологик вакыт сезнең форматтагы предприятие эшендә чагылыш тапты?

– Яз – эпидемиянең беренче дулкыны, бу илебез, шулай ук безнең өчен дә шок булды. Хезмәткәрләрнең 80- 90 проценты читтән торып эшкә күчте. Әмма дежур персоналга алай ярамый, подстанцияләр читтән торып эшли алмыйлар ләбаса. Үз вакытында һәм һәр җирдә рециркуляторлар куйдык, битлекләр, перчаткалар, антисептиклар турында әйтеп тә тормыйм, аларның мәҗбүри булуы болай да аңлашыла.  Хезмәткәрләрне үзебезнең автобусларда йөрттеләр. Автобусларны исә керер, чыгар алдыннан эшкәртеп тордылар. Кешеләр ташкыны булмасын өчен чыгу һәм керү юлларын аерым ясадылар.

Икенче дулкында исә хезмәткәр­ләребезнең 10-13 проценты читтән торып эшли, шундый режим тотуыбызны дәвам итәбез.  Процессны без туктата алмыйбыз, «Сетевая компания» – тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятие. Зур бүлекләрне таратып  утырттылар, кемдер өйдә эшли. Иминлек чаралары катгый рәвештә үтәлә, энергетиклар - дисциплиналы, хәтта хәрби халык дияргә мөмкин.

– Ике ел рәттән яңа биналар эксплуатациягә кертелә. Бу хакта җентекләбрәк сөйләгез әле.

– Элек «Чистай электр челтәре» филиалының төп бинасы шәһәр үзәгендә урнашкан иде.  Биналарның мәйданы чикләнгән булу сәбәпле, персоналны бер урында гына урнаштыру мөмкин түгел иде. Коллективның бер өлеше «Чистай-220» подстанциясе биналарында урнашкан иде. Генераль директор Илшат Шәех улы Фәрдиев йөзендә компания җитәкчелеге ярдәмендә  2014 елда Чистайда энергетика объектлары комплексларын реконструкцияләү буенча күләмле проектны тормышка ашыру турында карар кабул ителде. Әлеге проектка Карл Маркс урамы, 131 адресы буенча урнашкан бинаны ремонтлау,  яңа административ һәм производство корпусларын һәм 35 кВлы «Чистопольская» яңа подстанциясен төзү керә. Бер ел элек эшләрнең беренче этабы төгәлләнде. Безнең һөнәри бәйрәмебезгә 5500 квадрат метр урын биләгән, без барыбыз да сыеша алган  яңа административ бина ачылды, яңа подстанция эксплуатациягә кертелде. Яңа бинага күчкәннән соң проектның икенче этабын тормышка ашыра башладык – 744 квадрат метр мәйданда производство корпусын төзү башланды.

Күптән түгел яңа производство комплексын тантаналы ачу булды.  Инженер-техник  һәм производство персоналы өчен төзелгән әлеге бина административ корпуска чыгу юлы белән тоташтырылган. Биредә чишенү бүлмәләре, душ, киемнәрне киптерү урыннары бар. Шулай ук яңа корпус­та заманча, күчермәле стеллажлары белән ЧЭСның архивын урнаштырдык. Производство бинасының бер өлешендә транспорт өчен гараж, склад бинасы урнашкан.   Икенчесе – эретеп ябыштыру посты, җиһазларны ремонтлау һәм материалларны саклау, хезмәт күрсәтү урыннарын җиһазлау зонасы. Хәзер барлык персонал да бергә тупланган, барлык шартлар да тудырылган.

– Ышанычлы коллективтан башка компаниянең эшен көйләү мөмкин түгел.  Үзегезнең хезмәткәрләрегез турында ниләр сөйли аласыз?

– Коллектив – безнең предприятиенең төп байлыгы. Филиал җаваплылыгына  Чистайдан кала Татарстанның якынтирәдәге тагын 6 районы керә. Хезмәткәрләр саны – 689. Аларның күбесе Чистайда эшли – бу 350гә якын кеше дигән сүз. Безнең дус, зур коллективыбыз – бу фикердәшләр, чын профессионаллар командасы. Алар теләсә кайсы вакытта, көн дими, төн дими, бәйрәмнәргә, һава торышына карамый  аварияләрне бетерү өчен юлга чыгарга әзер. Безнең барлык хезмәткәрләребез югары квалификациягә ия, ел саен эшнең яңа методлары буенча өйрәнүләр узалар. Эшебез беренче карашка күренми дә кебек, әмма бик мөһим. Бу күпләрнең көндәлек, тәүлек әйләнәсе хезмәте.  Көйләнгән эшебез өчен мин һәр хезмәткәргә рәхмәт белдерәсем килә.

– Киләчәккә компаниянең планнары нинди?

– Киләсе елга без илдә һәм дөньяда нинди вакыйгалар булуга карамастан, электр челтәрләрен реконструкцияләү буенча темпны киметмәскә исәп тотабыз.  Планда – шәһәребезнең тарихи үзәген реконструкцияләүнең киләсе этабын тормышка ашыру. Беренче этап быел төгәлләнде – яңа таратучы трасформатор пункты төзелде, авария килеп чыкканда ышанычлы схема булдыручы сеңдерүче кабельләр үткәрелде. Икенче этапта хәзерге трансформатор ремонтлау, иске челтәрләрне яңаларына алмаштыру планлаштырыла. Мин ышанам, болар барысы да безнең инвестиция программасы кысаларында тормышка ашырылачак.

– Сез коллегаларыгызга һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ниләр теләр идегез?

– Форсаттан файдаланып, ихлас күңелемнән безнең хезмәткәрләрне, хөрмәтле ветераннарыбызны, яшьләребезне, шулай ук барлык коллегаларыбызны Энергетикларның юбилей көне белән тәбрик итәбез!  Аварияләрсез эшләр, уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, кәеф күтәренкелеге телим. Яраткан эшегез һәрчак шатлык кына китерсен, өегездә сезне сагынып якын кешеләрегез түземсезлек белән көтеп торсыннар.  Шулай ук кулланучыларыбызга да иң изге теләкләремне юллыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев