Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ел азагында яңа балалар поликлиникасы эшли башлый

    Чистайда бер көндә 200ләп кешене кабул итәргә сәләтле балалар поликлиникасы төзү бара.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шушы проект буенча финанслауны ачу үтенече белән муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итә. Рес­публика җитәкчесе бу эшне хуплый һәм 2015 елда социаль объектны төзү башлана.
    - Төзү эшләре акрын бару сәбәпле, без подрядчыны алыштырырга мәҗбүр булдык, - дип хәбәр итте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илдар Рәхимов. - Хәзер объектларда яңа подрядчы - «Грейт-Строй» фирмасы.
    - Проект буенча поликлиника­ның бинасы өч катлы, - ди «Грейт-Строй» фирмасы прорабы Тәлгать Рәхимов. - Объектны торгызуга күптөрле заманча технологияләр кулланыла. Мәсәлән, бинаның фасады керамогранит белән тышланган - бу энергияне янга калдырырга ярдәм итәчәк, чыдамлы, шундый төрдәге балалар дәвалау учреждениеләре өчен махсус эшләнгән.
    Бинаның тартмасы әзер инде, тәрәзәләр куелган. Хәзер төп эшләр бинаның эчендә башкарыла: җилләткеч һәм электр белән тәэмин итү системаларын монтажлау бара, эшчеләр диварларны штукатурлыйлар.
    Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, дәвалау-профилактика уч­реж­дениесе территориясендә балалар уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Машина кую урыннары каралган, сквер төзеләчәк.
    - Әлбәттә, без поликлиниканың төзелүен күптән көтәбез, - дип уртаклашты муниципаль район җәмәгать советы рәисе Светлана Проничева, - чөнки Урицкий урамындагы иске поликлиника бинасына берничә дистә ел һәм ул күптән инде балалар белән әниләрнең шулкадәр агымын кабул итәргә сәләтле түгел. Яңа поликлиника ачылу белән бу проб­лемалар үзләреннән-үзләре хәл ителәчәк. Аны агымдагы елның азагында ачу планлаштырыла.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: