Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Күптән мәгълүм хакыйкать - 2021» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды

Экстремизмга һәм террорчылыкка – юк!

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү максатыннан «Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Яшьләр эшләре бүлеге ярдәме белән «Күптән мәгълүм хакыйкать» дигән конкурс үткәрделәр.

Яшьләр үзәге фойесындагы стендта – рус һәм татар телләрендә ясалган төрледән-төрле иллюстрацияләр эленеп тора, аларны гадәти рәсемнәр дип атап та булмый. Болар барысы да – Чистай укучылары һәм студентларының леттеринг стилендә ясалган иң яхшы конкурс эшләре. Эксперт жюри хөкеменә барлыгы 50гә якын иллюстрация тәкъдим ителгән. Балалар конкурска иҗади яктан килгәннәр: эшләрне башкарганда пумала һәм буяулар гына түгел, ә төсле каләмнәр һәм фломастерларны да эшкә җиккәннәр.

– Конкурсның максаты – балаларга иҗади сәләтләрен халыкларның мәдәни традицияләренә тарту форматында ачарга ярдәм итү. Террорчылыкка һәм экстремизмга юк дип әйтү өчен, иң беренче чиратта, күршеләреңне, синең белән көн саен янәшәдә булган кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Мәкальләр укып, балалар элек нинди тәрбия алымнары булуы турында уйландылар, – дип ассызыклады «Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог-психологы Любовь Кудрявцева.

КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студенткасы Екатерина Главнова ике номинациядә катнашты: жюри хөкеменә рус һәм татар телләрендә эшләр тәкъдим итте.

– Леттеринг – минем шөгылем. Мин бу юнәлеш белән өч ел шөгыльләнәм. Конкурс турында белгәндә эшне башкаруга бер атна вакыт калып бара иде. Җиңүчеләр арасында булу өчен, кыска вакыт эчендә шактый эш башкарырга туры килде. Барысын да уңышлы башкарып чыгуыма шатмын, – дип безнең белән уртаклаша Екатерина.

Шул ук уку йортының беренче курс студенты Яна Петрулевич иҗади конкурс ярдәмендә институтта хәзерге вакытта өйрәнелә торган математик формулалардан бераз ял иттем, ди.

– Бу минем леттеринг юнәлешендә беренче эшем булды. Үземне анда беренче тапкыр сынап карадым. Минем эшем «Яхшы күрше – хәзинә» дигән мәкальгә нигезләнгән. Барысын да матур итеп сурәтләргә тырыштым. Ни өчен нәкъ менә бу мәкальне сайладыммы? Чөнки кайчагында күршеләр белән җәнҗаллы мөнәсәбәтләр турында ишетергә туры килә. Шәхсән миңа бу яктан бәхет елмайды. Күршеләрем белән талашмыйм, без тату яшибез, – ди Яна.

Чистай Выселкасы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Карина Гусейнова – активист, аның «Чистай хәбәрләре» битләренә берничә тапкыр эләккәне булды. Аның өчен бу конкурс – үзен күрсәтүгә яңа мөмкинлек. Каринаның да конкурс эше уңышлы килеп чыккан.

– Бу заманча һәм шактый кирәкле юнәлеш. Шуңа күрә укытучы миңа тәкъдим иткәч, мин бик теләп ризалаштым. Үз эшемдә мин «Дуслык ярарга тырышу белән түгел, ә хакыйкать һәм намус белән ныклы» дигән мәкальне чагылдырдым. Минем өчен бу сүзләр зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтә Карина.

Барлык нечкәлекләрне – рәсемнең темага туры килүен, сәнгатьчә бизәлешен, катнашучыларның яшен исәпкә алып, жюри җиңүчеләрне билгеләде. Аларга һәм калган катнашучыларга дипломнар, бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Белешмә

Леттеринг – сәнгать формасы булып санала, анда гыйбарәдәге яки цитатадагы һәр хәреф иллюстрации сыйфатында тәкъдим ителә. Һәр хәреф барлык нечкәлекләрне исәпкә алып, игътибар белән ясала һәм композициядә уникаль роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X