Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Экстремистлар ятьмәләренә ничек эләкмәскә

    Толерантлы шәхес үстерүгә, яшьләр арасында терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә багышланган шәһәр "түгәрәк өстәле" Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды.

    Аны оештыручы һәм инициаторы булып студентларга әхлакый, гражданлык сыйфатлары сеңдерүдә шактый тәҗрибәсе булган медицина училищесы коллективы чыкты.
    - Төрле дин, хокук саклау структуралары вәкилләре белән очрашулар уздыру традициягә әверелде, - дип билгеләде медицина училищесы директоры Наилә Лазарева, - биредә рухи, әхлакый мәсьәләләр буенча нәтиҗәле диалог алып барыла. Студентлар, педагоглар төрле фәнни-практик семинарларда, акцияләрдә катнашалар, экстремизм һәм терроризмны кисәтү буенча конкурсларда җиңүче һәм призерлар булалар.
    - Татулык, төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашучанлык принципларын раслау тәрбия эшенең бер юнәлеше булды. Сыйныф сәгатьләре, диспутлар, социологик сораштырулар һәм күп кенә башкалар студентларга кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең чын кыйммәтләрен аңларга ярдәм итә.
    Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов каралган тема буенча үз фикерен белдерде.
    - Утыз ел элек без мондый сүзләрне белми идек, бу соңгы еллар күренеше, - диде ул. - Экстремистик төркемнәр, яшьләрне үзләренең җинаять эшләрендә кулланыр өчен, аларны үз сафларына тартырга тырышалар. Моны булдырмас өчен, без явызлыкны, ул бик тирәнгә яшеренгән булса да, эзләп табарга тиешбез.
    Яшьләр белән аралашуда дин вәкилләре дә катнашты. Әхлак, үзара аңлашучанлык мәсьәләләре турында Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, "толерантлык" төшенчәсе турында Сергий атакай сөйләделәр. Экстремизм, формаль булмаган берләшмәләргә каршы тору һәм кисәтү буенча эшләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләре сөйләде. Ә "түгәрәк өстәл" флеш-моб белән тәмамланды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 17 май 2018 - 16:58
      Урамыбыз ялт итте
      Май  бәйрәмнәрен бөтен кеше дә көтеп ала торгандыр мөгаен, ник дисәң, ниһаять, җир йөзенә  көтеп алынган яз аяк баса. Җылыга, кояшка тилмергән табигать  уяна. 
      147
      0
      0
    Ночной режим