Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Экспромт» – зур гаилә ул

«Экспромт» халык музыка-драма театры режиссеры Светлана Гринина исемен һәр яшь театр артисты белә. Күбесе өчен Светлана Владимировна театр студиясе җитәкчесе генә түгел, ә тугры дус, ярдәмче, икенче әни булды.

25 мартта билгеләп үтелгән Театр көне уңаеннан без күп кенә республика һәм Россия конкурслары призеры һәм җиңүчесе булган «Экспромт» студиясе турында сөйләшергә уйладык.
- Студия 2001 елдан бирле эшләп килә һәм берничә буын балалар тәрбияләгән. Минем беренче төркемемдә яшүсмерләр шөгыльләнде, шуннан соң аларга башка яшьтәге балалар кушылдылар, шулай минем эшем башланды. Авырлыклар күп булды. Безнең тамашачылар аудиториясе юк иде, чөнки студия турында беркем белмәде. Беренче «Ну, погоди!» спектакле хәлиткеч адым булды, - ди Светлана Гринина. - Мин кайвакыт шушы дәвер эчендә күпме баланың студия аша үтүе турында уйланам. Бик күп бала. Әлбәттә, төп состав бар, башка балалар озак булмадылар, бер-ике ел.
Светлана Грининага балаларның күз алдында буй җитүләрен күзәтүе ошый.
- Сабыйлар килә һәм сиңа шундый күзләр белән карыйлар, аларга мөмкин кадәр күбрәк бирәсе килә, хәтта ниндидер мәшәкатьләр дә онытылып китә. - Дөрес, мәктәпне тәмамлап, башка шәһәрләргә укырга киткәндә балалар белән аерылышуы күңелсез.
«Экспромт» театрында шөгыль­ләнгәннәр үзләренең икенче гаиләсе турында онытмыйлар, кунакка киләләр, шалтыраталар, еш кына яңа спектакльләр куярга ярдәм итәләр.
Светлана Владимировна һәр балага якын килә белә. Ул аларның сәләтләрен үстерә, осталыкларын арттыра. Шуңа күрә театрда шөгыльләнүчеләр сәхнәдә үзләрен тота беләләр, алар оратор һәм актер осталыгына ия.
- Яңа әсәрне сәхнәгә кую - гаять авыр хезмәт: балаларны театр сәнгатенә өйрәтергә, костюм­нарның дизайнын эшләргә, спектакль өчен музыка сайларга кирәк. Эш нәтиҗәсен күрү зур шатлык, өстәвенә, балалар белән уртак хезмәт тамашачылар тарафыннан лаеклы бәяләнсә.
«Экспромт»та шөгыльләнүче­ләрнең команда рухы нык үскән. Балаларның берсе репетициягә килә алмаса, аны башкалар алыштыра ала. Алар рольгә зур җаваплылык белән карыйлар, сүзләрне бик тиз өйрәнәләр, репетицияләрдә бик теләп катнашалар.
- Минем балаларым талантлы, - дип билгеләп үтә Светлана Владимировна. - Алар өчен театр - гаилә. Биредә алар күп вакытны үткәрәләр. Мин балаларга барысын да ярты сүздән аңлаулары өчен рәхмәтлемен. Бурычларны билгеләргә һәм нәрсә эшләргә кирәклеген әйтергә генә кирәк.
Театрга әти-әниләр зур ярдәм күрсәтәләр. Бергә сценарийлар, балаларның образларын, костюмнарны уйлыйлар. Спектакльләр вакытында балаларны чыгыш ясарга әзерлиләр. Аларның ярдәме гаять мөһим.
«Экспромт»ның үзенчәлеге шунда, театрдагы сценарияләр, нигездә, авторныкы, балалар өчен эшләнә.
- Без балаларның кемгә ошавын, аларга нинди роль туры килүен карыйбыз һәм шуннан чыгып, яңа сәхнә әсәре тудырабыз.
Светлана Гринина­ның спек­такльләре төрледән-төрле, әмма аларның һәрберсендә төп фикер, гыйбрәт ята. Балалар образларына карамастан, сәхнәдә геройларның уйнавы олыларга хас булганча, чын хисләр һәм тәэсирләр белән сугарылган.
- Вакыт белән бергә атларга кирәк, балаларга кызык булган, аларның яшенә туры килгән спектакльләр куярга кирәк. Без төрле идеяләрне алабыз һәм аларны эшкә җигәбез. Бу, нигездә, яңа ел спектакльләренә кагыла, - ди режиссер. - «Экспромт»та шөгыльләнүчеләрнең дөньяга карашлары башка. Без җитдирәк спектакльләр куеп карадык, әмма алар бармады. Бәлки, безнең балаларыбыз башкача тәрбияләнгәннәр, хыял диңгезендә йөзәләрдер. Ә, бәлки, яшьләр арасында булган тискәре күренешләрне күрергә теләмиләрдер. Балаларның игътибарын яхшылыкка юнәлтәсем килә, аларның тормышны башкача кабул итүләрен телим.
«Экспромт» халык музыка-драма театры торган саен популярлаша бара. Тамашачылар театрга активрак йөриләр, ә иң мөһиме - коллектив хезмәтне лаеклы бәяли башлаганнар. Быел Светлана Гринина җитәкчелегендәге «Экспромт» театр-студиясе «Иделкәем» рес­пуб­лика балалар-яшүсмерләр театр һәм курчак коллективлары конкурсында иң югары бүләккә лаек булды, аларны уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай театр