Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Экоинжиниринг” – укытуда яңа юнәлеш

А. Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университетының "Восток" филиалы коллективы көче белән "Eco Engineering" проекты тормышка ашырылачак. Ул иң яхшыларның берсе дип табылды һәм Европа Союзы тарафыннан финанслана торган "TEMPVS" халыкара белем бирү пограммасына керде.

Оештыручы адресына кергән 600 гаризадан 60ка якыны сайлап алынды. Җиңүчеләр арасында Россия вузларыннан 11 проект. Гомумән, һәр проектны тормышка ашыру өчен өчәр ил эшләячәк, алар үз чиратларында өчәр вуз тәкъдим итәчәкләр. "Eco Engineering" проектында Россия ягыннан, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университетыннан кала, Владимир дәүләт университеты, мәгълүмати технологияләр механика һәм оптика буенча Санкт-Петербург милли-тикшеренү университеты катнаша.
Безнең галимнәрнең эшлекле партнерлары арасында Германиядәге, Латвиядәге, Эстониядәге, Казахстандагы югары уку йортлары укытучылары бар. Әлеге уку йортларының барысында да "Экоинжиниринг" юнәлеше буенча белгеч-магистрлар әзерләү буенча гомуми программа тормышка ашырылачак, укытучыларның, студентларның алмашуы планлаштырыла. Яңа стандартлар, инновацион система ярдәмендә чын профессионаллар әзерләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, алар тормышка ашырылмаган ресурсларны файдалану өлкәсендә уңышлы эшли алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев