Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Егетләребезнең күбесе шефлыкка алынган частьта хезмәт итә

    2016 елның көзге чакырылыш кампаниясе төгәлләнде.

    90 яшь чистайлы солдат булды. Бүгенге көндә безнең егетләребез илнең төрле гаскәрләрендә хезмәт итәләр. Болар - җәяүле гаскәрләр частьләре, һава-космик көчләр, хәрби-диңгез флоты һәм стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, милли гвардия.
    Аларның частьлары Екатеринбург, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Севастополь, Архангельск шәһәрләрендә һәм Россиянең башка тө­бәк­ләрендә тупланган.
    - 32 чистайлы Наро-Фоминскида, шефлыкка алынган частьта хезмәт итә, - ди Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Андрей Пичушкин. - Бу Андропов исемендәге 4нче аерым гвардияле Кантемиров Кызыл Байраклы Ленин Орденлы танк дивизиясе. Әйтергә кирәк, без көзге чакырылыш планын арттырып үтәдек.
    Армиягә алынучылар ара­сында ДОСААФ техник мәктәбендә хәрби-исәпләү белгечлекләре алган, урта махсус һәм югары уку йортларын тәмамлаганнар да бар. Хәзерге вакытта армиягә шактый белемле егетләр бара. Армиягә махсус-техник белеме, физик, рухи яктан әзер, заманча техника белән идарә итү күнекмәләре булган кешеләр кирәк.
    Егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен, ышанычлы дуслар-хезмәттәшләр, гадел, зирәк командирлар телибез!
    Редакциядән: Якыннары «Якташларыбыз хезмәт итә» сәхифәсе астында газета битләрендә үз улларының, оныкларының, ир туганнарының, яраткан кешеләренең көндәлек хезмәтләре турында сөй­ләргә теләсәләр, без бик шат булыр идек. Моның өчен безнең редакциягә (Ленин ур., 2а) шәхсән килергә яки безнең chis2006@yandex.ru электрон адресыбызга солдат (фотосы белән) турында язып җибәрергә мөмкин.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: