Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Егетләр, армиягә барудан курыкмагыз!»

Армиядә хезмәт итү – яшь кешеләр өчен чын тормыш мәктәбе, ул характерны ныгыта, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.

Якташыбыз Иван Дадьянов Мәскәү артында өлкән прапорщик булып хәрби хезмәтен үти. Ул – команда пункты элемтәсенең тапшыручы радио­челтәр технигы, ә бу бик җаваплы вазифа. Әти-әнисе улларыннан хәбәрне түземсезлек белән көтеп алалар һәм аның белән чиксез горурланалар. Билгеле, моның өчен сәбәп тә бар: егет армия хезмәтен лаеклы үти.

Иван армиягә барырга алдан ук әзерләнә. 2012 елда Советлар Союзы Герое Сергей Кузьмин исемендәге 17 нче номерлы кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлагач, ул Рязань шәһәрендәге Хәрби  десантчылар әзерләүче училищега укырга керә. Моңа ул әхлакый яктан да, физик яктан да әзер була. Кабул итү вакытында зур конкурслар үтеп, бәхетлеләр сафына баса. Училищеда да коллектив эченә бик тиз кереп китә. Көндәлек тренировкалар, марш-бросоклар, атулар, өйрәнүләр – хезмәт итү армия законнары буенча бара да бара.

Укуын тәмамлаганнан соң Иван контракт буенча Россия Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүен, катлаулы солдат һөнәрен үзләштерүен дәвам итә.

Ул хәзер үк армия ихтыяр көче, характер тәрбияли, чын ират һәм чыдам итә дип әйтә ала. Хезмәт итү үз җае белән бара, хәзер ул яңа гына армиягә алынган солдатларны өйрәтә. Татарстаннан алынган егетләр дә аның кул астына эләгә. Бу исә егетләргә курыкмыйча хәрби училищега барырга кирәклеге һәм үз Ватаныңның сакчысы булырга кирәклеге турында янә бер кат искәртә, – дип билгеләп үтә Любовь Викторовна.

Әти-әнисе Иванны яшьтән үк хезмәт сөючән, ярдәмчел булырга өйрәтә. Патриотлык, җаваплылык, Ватанга мәхәббәт хисен аңарда карт бабасы Иван мисалында тәрбиялиләр. Степан Логинович Дадьянов Бөек Ватан сугышында һава-зенит батальонында хезмәт итә. Ул ерак араларны үлчәүче була, дошман самолетларының очу биеклеген үлчи. Иң югары бүләк – «Батырлык өчен» медален дә ул үзенең күрсәткән каһарманлыгы өчен ала. Сугыш ветеранының исеме Мәскәү артында урнашкан Россия Кораллы Көчләре храмы галереясында мәңгеләштерелгән. Әлеге гаилә якын кешеләренең хатирәсен кадерләп саклый.

Ә өйдә якыннары уллары Иваннан хәбәр көтәләр, сагыналар, аның шалтыратуын түземсезләнеп көтәләр. Билгеле, Иван үзенең кадерле кешеләрен бер минутка да исеннән чыгармый. Хезмәтеннән бушаган арада аларга шалтырата, армия тормышындагы кичерешләре белән уртаклаша. Килеп туган авырлыкларга бер дә зарланмый ул, армиядә хезмәтен дәвам итүенә бер дә үкенми. Биредә ул күп кенә яңа дуслар да тапкан.

Ватан сакчысы булу җиңел эш түгел. Якыннарыннан, туган оясыннан еракта булып та кыюлыкларын, көчле һәм акыллы хәрбиләргә генә хас сыйфатларын саклап калган егетләр генә моны булдыра ала! Елның көчле ир-атлар бәйрәме булган Ватан сакчылары көне алдыннан, әти-әниләре, дуслары, танышлары солдатларга кайнар сәламнәрен юллыйлар. Ә без, үз чиратыбызда, егетләр сезгә, Ватаныбыз хакына намуслы хезмәт итүегезне һәм тизрәк өйләрегезгә әйләнеп кайтып, якыннарыгызны сөендерүегезне телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев