Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Киләчәктә гаилә тоткасы булачак үсмерләрнең хуҗалык эшләрендә кирәгәчәк һөнәрләр өйрәнүләре сокландырды!

Чистайда ир-егетләр «Мин бик шәп хуҗа» дип исемләнгән конкурста осталыкларын күрсәттеләр.

Балалар һәм үсмерләр «беренче ярдәм күрсәттеләр», электр челтәрендә төзексезлек ләрне таптылар, токарь станок ларында осталыкларын сынадылар.

Чистайда «Иман» мәчете каршындагы «Ир-егетләр» лабораториясенә йөрүчеләр өчен «Мин бик шәп хуҗа» дигән конкурс оештырылды. Конкурс балаларның һәм үсмерләрнең осталыкларын һәм күнекмәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Конкурста катнашучылар 5 командага бүленеп ярыштылар. Аларга 6 төрле станциядә үз осталыкларын, белемнәрен эшкә җигәргә туры килде.

«Кайрау» станциясендә малайлар барлык иминлек кагыйдәләрен үтәп, бик тырышып пычкы үткенләделәр. «Крепеж» станциясендә исә аларга стеналарга тишекләр тишәргә һәм элгечләр кую эше йөкләнде. Конкурста катнашучылар зур кызыксыну белән мультиметр ярдәмендә электр челтәренең, батареяларның төзексезлекләрен ачыкладылар, лампочкалар алыштырдылар.

Моңардан тыш, катнашучыларга үз осталыкларын медицинада да күрсәтергә туры килде. Алар яраларның төрләрен билгеләделәр, киселгән җирләргә беренче ярдәмне күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларны «Чистави» бизнес-клубы вәкилләре әзерләде. Барлык катнашучылар да истәлекле призлар алдылар. Әлеге чара бәйрәм табыны артында төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев