Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егермедән артык кеше үзенең грамоталыгын тикшерде

14 апрельдә 230 меңнән артык кеше «Тоталь диктант» яздылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, катнашучыларның шундый күләмдә булуы – әлеге акция тарихында рекордка тиң булды.

Татарстанда 26 районда 60 мәйданчык оештырылды, шуларның берсе - Чистайда. Рус теле буенча үз белемнәрен тикшерергә 22 кеше, медицина училищесы студентлары теләк белдерде. Диктант язу медицина училищесы мәйданында үтте.
Бөтендөнья акциясенең текст авторы Казан шәһәрендә туган язучы Гүзәл Яхина булды. Диктант өчен өч : «Иртә», «Көн», «Кич» бүлекләренә бүленгән текст әзерләнде. Аларда сүз гуманитар фәннәр укытучысы­ның тормышы турында сүз бара. Әлеге барлык бүлекләр дә Гүзәл Яхинаның Идел буе немецларына багышланган «Минем балаларым» романына керәчәк.
Чистайда текстны «Шәфкать туташлары эше» бүлеге мөдире Людмила Шарангина укуында яздылар.
– «Тоталь диктант»ны мин беренче тапкыр яздым. Үземнең грамотамны тикшерәсем килде. Мин моны бик кирәкле акция дип саныйм. Бүгенге заманда кулдан бик аз язабыз бит, бик еш кына смслар, төрле мессенджерлар аша аралашабыз, монда исә күп очракта әзер сүзләр кулланыла, шуның өчен дә грамоталык аксый. Мин бүген яхшы яздым дип өметләнәм, – ди медицина училищесының беренче курс студенткасы Анна Новикова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай