Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Җәяүлеләрне һәм велосипедчыларны бәрдерүне кисәтү буенча эшне көчәйтергә кирәк»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – шәһәрнең сугыш һәм хезмәт ветераннары советы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

 

Сугыш ветераннарына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелгән

Шәһәрнең сугыш һәм хезмәт ветераннары советы эшчәнлеге турында аның рәисе Ольга Добронравова сөйләде. Агымдагы елда совет тарафыннан «Бергә без күп нәрсә булдырабыз» проекты тормышка ашырыла, аның максаты – өлкән буын кешеләренең гражданлык, социаль-икътисади хокукларын яклау, ветераннарны һәм пенсионерларны җәмәгатьчелек эшенә, тупланган тәҗрибәне һәм халкыбызның иң яхшы традицияләрен яшь буынга тапшыру эшенә җәлеп итү. Проект кысаларында күләмле, планлы эш алып барыла.

Бүгенге көндә Чистай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары һәм Ленинград камалышында булган 16 кеше калган. Аларның барысына да һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар күрсәтелә, Җиңү көне алдыннан өйләренә барып, бүләкләр тапшырыла.

200 мең тонна ашлык җыеп аласы бар

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Район кырларында урып-җыю эшләренең иң кызган чагы. 50 комбайн бөртекле культураларны суктыра. Бүгенге көнгә 38 мең тонна ашлык суктырылган. Көзге арышның уңышы һәр гектардан – 41 центнер, борчакның – 25 центнер, арпаның 42 центнер тәшкил итә. Башлангыч фаразларга караганда, 200 мең тонна ашлык җыеп аласы бар, узган ел 175 мең тонна җыеп алынган.

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көзге культуралар чәчүгә керешәчәкләр.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә, планның 85 проценты әзерләнгән инде.

6 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 12 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 7 урлашу, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итү, 2шәр мошенниклык һәм террорчылык актлары турында белә торып ялган хәбәр итү очраклары.

17 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 8 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Велосипедта йөрүчене бәрдергәннәр.

Административ хокук бозулар өчен 259 кеше, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 208 кеше җәза алачак. 6 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган.

Докладны тыңлаганнан соң, Эдуард Рөстәм улы җәяүлеләрне һәм велосипедчыларны бәрдерүне кисәтү эшен көчәйтергә, мондый төрдәге вакыйгаларга тәэсир итү вакытын кыскартырга кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев