Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Район халкының 70 проценты вакцинацияләнгән»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – Чистай урманчылыгы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавирустан вакцинация ясату һәм атналык оператив хәл.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов аны онлайн-режимда үткәрде.

 

Урман янгыннарын кисәтүгә – төп игътибар

Чистай урманчылыгының учас ток урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов 2021 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Чис тай участок урманчылыгының урман фонды 5 293 гектар тәшкил итә. Эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – урман янгыннары барлыкка килүне һәм таралуны кисәтү буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру. 2021 елда бу юнәлештә комплекслы эш башкарылган.

Моннан тыш, шәһәр территория сендә агачлар утырту буенча да зур эш башкарылган.

 

Эре авыл хуҗалыгы оешмалары тикшерелгән

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую эшләре бара. Узган атнада районның барлык эре авыл хуҗалыгы оешмалары комиссия тарафыннан тикшерелгән. Техниканы саклау га кую сыйфаты, машина-трактор паркы территориясенең торышы, көзге-кышкы чорда техниканы торгызуга ремонт участокларының әзерлеге, кимчелекләр ведомостьләре булу, шулай ук хезмәтне саклау буенча эшне оештыру бәяләнгән. Конкурс барышында иң күп баллны «Закамье Агро» хуҗалыгы һәм «Чистай» агрофирмасы җыйган.

 

Сводкада – ике кешене үтерү

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 7 хәбәр кергән. Сводкада – ике кешене үтерү, 2 мошенниклык, 3 урлашу, 1 наркотиклар сату очрагы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 171 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 3 кеше. 20 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Бер машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан.

Ахырда Эдуард Рөстәм улы гадәттәгечә яңа коронавируска каршы вакцинация темасын кузгатты. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта районда халыкның 70 проценты вакцинацияләнгән, аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның 45 проценты. Әмма ул коллектив иммунитетны арттыруны дәвам итәргә кирәк дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев