Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Эчке эшләр органнарында эшләү кайбер өстенлекләр бирә

    Беркемгә дә сер түгел, һәр кеше өчен үзен якланган итеп хис итү, якыннарының, әти-әниләренең һәм балаларының имин булуларына ышаныч мөһим. Нәкъ менә эчке эшләр органнары бүлекчәләре хокук тәртибен тәэмин итәләр, хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча даими эш алып баралар.

    Без Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы (шәхси состав белән эшләү буенча) ярдәмчесе, эчке хезмәт подполковнигы Алексей Зюлин белән очраштык, ул эчке эшләр органнарында эшләүнең өстенлекләре, төрле бүлекчәләрдә аның үзенчәлекләре турында сөйләде.

    – Алексей Владимирович, Эчке эшләр органнарында эшләргә теләгән кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

    – Әгәр кеше хокук тәртибе хезмәткәре һөнәрен сайлаган икән, ул бар яктан үрнәк булырга тиеш. Хезмәткәр гадел, кыю, үз эшенә бирелгән, үз-үзен корбан итүгә әзер булырга тиеш, чөнки гражданнарны яклау өчен кайчагында гомерне куркыныч астына куярга да туры килә.

    – Төрле бүлекчәләрдә эш ничек оештырылган?

    – Җинаятьчеләрне эзләү һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәләрендә оператив-эзләү чаралары белән бәйле динамик хезмәт көтә. Икътисади куркынычсызлык бүлекчәләрендә икътисади җинаятьләрне ачу буенча җентекле эш алып барыла. Полициянең участок уполномоченные яки полициянең патруль-пост хезмәте хезмәткәре һөнәрен сайлаганда, хезмәткәр шуңа әзер булырга тиеш, аңа беренче булып ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләреннән гражданнарның юлларда куркынычсызлыгы бәйле. Тикшерү бүлекчәләрендә хезмәткәрләрнең эше юридик мәсьәләләрдә компетенциясенә, җинаятьләрне тикшерү барышы, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту белән бәйле булачак. Полициядә башка мөһим хезмәтләр дә бар.

    – Эчке эшләр органнарында эшләү нинди өстенлекләр бирә?

    – Төп өстенлекләрнең берсе, һичшиксез, хезмәт хакы. Бүгенге көндә офицерлар составыннан беренче ел хезмәт итүче хезмәткәрнең хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил итә. 5 ел хезмәт иткәннән соң ул уртача 40 мең сумга кадәр арта. Принцип шундый: стаж күбрәк булган саен, хезмәт хакы да күбрәк. Ел саен хезмәткәрләргә айлык оклад күләмендә матди ярдәм түләнә. Эштәге күрсәткечләргә карап, алар акчалата премияләр алалар.

    Өстенлекләр арасында – югары белем алу. Россия Эчке эшләр министрлыгы югары белем бирү учреждениеләре челтәре хокук саклау органнары системасында сорала торган юридик белем генә түгел, ә икътисади, шулай ук техник белем дә бирә. Белем алучы хезмәткәрләргә уку өчен отпуск бирелә, ул тулы күләмдә түләнә.

    Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дәүләт тарафыннан хезмәт итү дәвамында иминләштерелгән. Имгәнү алу белән бәйле иминият очрагы килеп туган очракта, шул исәптән көнкүрештә, хезмәттән тыш вакытта, иминият суммасы түләнә.

    – Лаеклы ялга чыкканда ташламалар бармы?

    – Эчке эшләр министрлыгы системасында пенсия алу хокукы 20 ел хезмәт иткәннән соң башлана. Күрсәтелгән хезмәт елларына армиядә хезмәт итү һәм гражданнар белем бирү учреждениесендә уку вакытының яртысы исәпләнә. Тиешле еллар хезмәт иткәннән соң, полиция сафларында һөнәри үсешне дәвам итәргә яки гражданлык оешмасында яңа карьера ясарга мөмкин. Пенсиягә чыкканда 7 окладка кадәр ял пособиесе түләү каралган, бу якынча 200 мең сум тәшкил итә. Лаеклы ялда хезмәткәрләр игътибарсыз калмый, килеп туган мәсьәләләрне безнең ветераннар оешмалары хәл итәргә булыша.

    – Ә хезмәткәрләрнең хез­мәт йөкләмәсе нидән гыйбарәт?

    – Хезмәт вакыты регламентында биш көнлек 40 сәгатьлек эш атнасы, ә зарарлы шартларда хезмәт итүче хезмәткәрләр өчен атнасына 36 сәгатькә кадәр каралган. Хезмәт көне нормалаштырылмаган кешеләргә елына 7дән алып 15 тәүлеккә кадәр өстәмә ял бирелә. Эшкә өстәмә вакытта җәлеп ителгән очракта, артык эшләү акча яки өстәмә ял көннәре белән компенсацияләнә.

    – Сүз уңаенда, ял турында... Полиция хезмәткәрләре ничә көн ял итә?

    – Отпуск хезмәт итү вакытына бәйле һәм 40 көннән башлап, 64 календарь көн тәшкил итә.  Моңа ял итү урынына бару өчен тотылган көннәр дә өстәлә. 10 көнгә кадәр шәхси мәсьәләләр буенча ял бирелә, аларга өстәмә рәвештә ял итү урынына бару вакыты кушыла. Моннан тыш, хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез дәваланырга, Россия Эчке эшләр министрлыгының сәламәтләндерү оешмаларына юлламалар алырга хокуклы.

    – Полиция хезмәткәр­лә­ренең торак мәсьәләләрен хәл итүдә өстенлекләре бармы?

    – Үз торагы булмаган хезмәт­кәрләргә эш фатиры бирелергә мөмкин. Фатирда вакытлыча яшәүчеләргә аена 3 600 сум күләмендә фатирны (йорт) арендалап торган өчен чыгымнар кайтарыла, гаиләлеләргә бу сумма 5 400 сум тәшкил итә. Хезмәт стажы 10 елдан да ким булмаган хезмәткәрләр өчен торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү каралган.

    – Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән?

    – Бездә полициянең учас­ток уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченныйлар, тикшерүчеләр, сорау алучылар, юл-патруль хезмәте инспекторлары, ЮХИДИ, патруль-пост хезмәте полицейскийлары, вакытлыча тоту изоляторы полицейскийлары вазифаларына вакансияләр бар.

    – Эшкә урнашырга теләү­челәргә кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

    – Эчке эшләр органнарына хезмәткә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр – сержант вазифаларына, 18дән 40 яшькә кадәр гражданнар офицерлыкка кабул ителә. Кандидатның сәламәтлеге торышына карата билгеле бер таләпләр куела, психологик тест үткәрелә. Сержант составы өчен белем уртача гомумидән ким булмаска тиеш, офицерлар өчен – урта һөнәри яки югары. Әгәр гражданин безгә эшкә керергә дигән карар кабул итсә, аңа К.Маркс ур., 48-а адресы буенча полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, тел.: 5-34-23, 5-00-49.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: