Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуслыкта һәм килешүдә яшәү

Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча «Эктремизмга – юк!»  декадасы кысаларында Чистайда милләтара велоузыш үтте. Аның инициаторы булып шәһәрнең мөселман яшьләре берлеге чыкты.

Катнашучылар старт урынына җыелдылар. Аларга сәламләү сүзе белән «Чистай шәһәре»  муниципаль берәмлеге башлыгы Михаил Ксенофонтов мөрәҗәгать итте. Ул безнең республика территориясендә яшәүче төрле халык һәм милләт арасында дуслык элемтәләрен саклау мөһимлеген билгеләп үтте.
 – Шундый мөһим вакыйгада катнаша алуыма мин бик шат. Биредә татарлар, үзбәкләр, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре сүздә генә түгел, ә гамәл белән тынычлыкка, мәрхәмәтлелеккә, килешүгә омтылуларын күрсәтәләр. Аллаһ без бер-беребезне өйрәнсен, белсен, дус-тату яшәсен өчен төрле иттереп яраткан, –дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.
– Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча чаралар әзерләгәндә Ислам динен тотучы төрле милләт вәкилләре катнашында шундый гадәти булмаган велоузыш үткәрү идеясе туды. Шуның белән без районыбызда күпме халыкларның килешеп яшәвен һәм үзара дуслыкны саклауларын күрсәтергә тырыштык. Чөнки барыбызны да ислам берләштерә, – дип сөйләде мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин.
Велоузышта күпләр бик теләп катнаштылар. Шундыйлар арасында бирегә Мароккодан килүче КНИТУ-КАИның «Восток»  Чистай филиалы студентлары да бар иде.
– Әлеге чара шунысы белән мөһим – ул исламның матурлыгын, чисталыгын ассызыклый, бер-беребезгә якыннанрак танышу, аралашу, башка милләт культурасын өйрәнү мөмкинлеге бирә. Әлеге велоузышта катнаша алганыма мин бик шат, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Мароккодан бирегә укырга килгән Әюб. 
Билгеләнгән маршрутны үтеп, катнашучылар велоузышны «Әниләр»  мәчетендә төгәлләделәр. Җылы, дустанә аралашу мәчеттә дәвам итте, барлык катнашучыларны да тәмле пылау белән сыйладылар.

Гөлгенә Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай