Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дуңгызларның Африка чумасы: кисәтергә һәм сакларга

    Куркыныч вирус авыруы елның теләсә кайсы вакытында кыргый һәм йорт дуңгызларын үтерергә мөмкин.

    Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зиннур Шәрипов сүзләренә караганда, безнең районда Африка чумасы авырулары һәм бүгенге көнгә кадәр кыргый табигатьтә дә, хуҗалыкларда да күзәтелмәде. Әмма, вирустан барыбер сакланырга кирәк.

    – Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда билгеле бер кисәтү эшләре алып барыла. Ел саен без белешмәлекләр таратабыз, гражданнар җыеннары барышында дуңгызларны асрау буенча ветеринария кагыйдәләре турында сөйлибез. Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларны даими тикшереп торалар, хәлне контрольдә тоталар. Бүген дуңгызларны ирекле йөртү күзәтелми, – дип сөйли Зиннур Зәки улы.

    – Авыру белән очрашмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

    – Кисәтүнең төп ысулы – хуҗалыкка вирус кертмәү. Дуңгызларны урамда йөрмичә, кыргый хайваннар, бигрәк тә кабан дуңгызлары белән элемтәгә кертмичә, абзарларда тотарга кирәк. Алар кыргый фаунада вирусны төп таратучылар булып торалар. Йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр дә, шул ук вакытта үзләре дә авырамыйча, механик рәвештә авыруны таратучы була ала. Хайваннар әлеге вирусны үз организмында түгел, ә йон яки аякларында йөртергә сәләтле.

    Шулай ук бинаны азык һәм башка чүп-чар калдыкларыннан даими чистартырга онытмаска, дезинфекция үткәрергә кирәк.

    Көтелмәгән гади очраклар да авыруга китерергә мөмкин. Әйтик, хуҗа гөмбәгә барган, аяк киеме белән урманнан вирус алып кайткан. Шуңа күрә терлекләр янына кергәндә, аларны ашатканда аерым кием-салым, аяк киеме кулланырга кирәк.

    Дуңгызларның Африка чумасына аеруча еш кына дуңгызларга пешеп бетмәгән азык-төлек калдыклары ашату китерә. Ризыкны термик эшкәртү вакыты 30 минуттан да ким бумаска тиеш.

    – Зарарланган очракта тер­лек­ләрдә нинди симптомнар булырга мөмкин?

    – Зарарланудан алып симптомнар пәйда булганчыга кадәр ике көннән бер атнага кадәр вакыт уза. Терлекләрдә тән температурасы күтәрелә, аппетит кими, сусау көчәя, косу өянәге һәм арткы аякларның параличы күзәтелә. Эчке өслек тиресендә ботлар, корсакта, муен тиресендә, колак нигезендә, койрыкта кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә башлый. Үлем беренче көнне үк булырга мөмкин. Инфекция бик тиз тарала һәм хуҗалыкта­гы барлык дуңгызлар үлеменә китерә, бу фермер хуҗалыкларына зур зыян китерә.

    Хайваннарыгызда әйтеп үтел­гән билгеләрне күзәткән очракта, Тукай урамы, 84, адресы буенча урнашкан ветеринария хастаханәсенә (телефон: 5-17-10) хәбәр итегез.

    – Бу вируска каршы вакциналар бармы? Һәм кеше аны йоктыра аламы?

    – Дуңгызларның Африка чума­сы кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Авырудан дәва уйлап тапмаганнар әле, аны кисәтү буенча махсус вакциналар юк. Терлекләрне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү генә зур роль уйный.

    – Бу вирус белән зарарланганда, нинди чикләүләр каралган?

    – «Дуңгызларның Африка чумасы» диагнозы куелганда торак пунктка карантин салына. Әгәр вирус учагында авырулар очрагы ачыкланган булса, бөтен башлар саны бетерелә. Эпизоотик учактагы барлык дуң­гызларны үтерәләр, түшкәләрне яндыралар. Барлык төрдәге терлекчелек продуктларын карантин срогы дәвамында базарларда сату һәм учактан читкә чыгару тыела.

    Ветеринария кагыйдәләре ниге­зендә куркыныч янаган зона әлеге учактан 100 километрга кадәр радиуста урнаштырылырга мөмкин. Моннан өч ел элек Нурлат шәхси ярдәмче хуҗалыгында дуңгыз вирусы белән зарарлану очрагы булды һәм Чистай районы куркыныч янаган зонага эләкте. Зарарлану учагында карантин туктатылганнан соң, ярты ел дәвамында базарларда дуңгыз продукциясен сату тыелды.

    Куркыныч зона радиусына эләгүчеләр өчен вирус йоктыру һәм аның таралу ихтималы югары. Куркыныч янамасын өчен, вакытында кисәтү чаралары күрергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: