Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуңгызларның Африка чумасы: куркыныч кала

Агымдагы елда Россия территориясендәге 25 субъектта дуңгызларның Африка чумасының (ДАЧ) 257 кабынып китү очрагы теркәлгән. Йорт дуңгызлары арасында - 201 очрак, кыргый кабан дуңгызлары арасында - 56 очрак. Бу авыруның бөтен чоры өчен иң зур күрсәткеч.

Кызганычка каршы, 2016 елда ДАЧ чыганагы Нурлат районы, Сосновка авылында яшәүче В. Максимовның шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачык­ланды, анда 59 баш дуңгыз асралган.
Авыруның кабынып китү очрагын бетерү өчен Татарстан Рес­публикасы Президенты боерыгы белән эпизоотик чыганакның, куркыныч яный торган беренче һәм икенче зоналарның чикләре билгеләнде, аңа гражданинның шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Нурлат районының 7 авылы һәм шул рәвешчә республиканың 8 муниципаль районы керде.
ДАЧ чыганагы барлыкка килү сәбәбе, алдан фаразлау буенча, В. Максимовның шәхси ярдәмче хуҗалыгында санитар һәм ветеринар кагыйдәләрне бозу, шулай ук кыргый кабан дуңгызларының интенсив күчеп йөрүе нәтиҗәсендә кыргый хайваннарның йогынтысы, чөнки әлеге авыл урман эчендә урнашкан. Барлык сәбәпләрне ачык­лау өчен материаллар Эчке эшләр министрлыгының һәм Фе­дераль куркынычсызлык хезмәтенең тикшерү органнарында тора.
Аеруча куркыныч авыруларны бетерү өчен күп кеше һәм акча җәлеп итү таләп ителә. Шуңа да карамастан, җавапсыз гражданнар очрый, аларның гамәлләреннән республикага зур зыян килергә мөмкин. Шулай, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге тарафыннан агымдагы елда дуңгызларны асрау кагыйдәләрен бозган өчен (иреккә чыгарып йөртү) Нурлат, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Алексеевск муниципаль районнарында гражданнарга карата 15 беркетмә төзелгән.
Авыру, вирусның биологик үзенчәлекләре сәбәпле, авыл хуҗалыгының икътисадый һәм эпизоотик иминлегенә зур куркыныч тудыра.
Практика күрсәткәнчә, нәкъ менә биологик сакланышы түбән дәрәҗәдә булган һәм «ябык типтагы» режимда эшләмәүче, яшереп тотучы, үзләре дәвалаучы, биологик калдыкларны җыю һәм юкка чыгару кагыйдәләрен бозучы һәм дәүләт ветеринария хезмәте контролендә булмаган хуҗалык­лар ДАЧ барлыкка килүнең төп чыганагы булып торалар.
Теркәлә торган барлык чыганакларның 60ка якын проценты шәхси секторга туры килә. Шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары ДАЧны кисәтү мәсьәләсенә мөмкин кадәр җаваплырак карарга тиешләр. Авыру килеп чыккан очракта чыгымнар турыдан-туры хуҗалык хуҗалары кесәсенә сугачак, алар барлык дуңгызлардан колак кагачаклар.
Республика җитәкчелеге һәм дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан авыруның таралуына юл куймас өчен тулы чаралар комплексы кабул ителә.
Республиканың барлык районнарында даими рәвештә шартлы барлыкка килгән ДАЧ чыганагын кисәтү һәм бетерү өчен практик өйрәнүләр уза, анда дәүләт ветеринария хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнары, Эчке эшләр министрлыгы белгечләре, авыл җирлекләре администрациясе, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук кызыксынулы структуралар һәм ведомстволар җәлеп ителә. Хезмәтләрнең үзара төгәл эше һәм куркыныч янау күләмнәрен аңлау авыруның таралуын туктатырга мөмкин.
Норматив-хокукый актлар һәм ветеринар-санитар кагыйдәләр таләпләрен үтәмәү, шулай ук дуңгыз асраучылар ягыннан җавапсызлык төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китерәчәген аңларга кирәк.
Шулай, Нурлат районы Сосновка авылында ДАЧ авыруы чыгу нәтиҗәсендә республиканың 8 муниципаль районында авыруның алга таба таралуын кисәтү өчен катгый чаралар күрелде. Эпизоотик һәм куркыныч яный торган беренче зоналар территориясендә асралган барлык дуңгызлар (426 баш) кансыз ысул белән үтерелгән һәм яндырылган. Әлеге катгый чаралар мәҗбүри, чөнки республиканың бөтен дуңгызчылык тармагына куркыныч яный.
Әйтергә кирәк, бу безнең территориядә дуңгызларның Африка чумасы барлыкка килүнең беренче очрагы. Һәм ул соңгысы булсын өчен күп нәрсә эшләргә кирәк.
Бүген Татарстан Республикасында альтернатив терлекчелекне үстерү өчен бөтен шартлар да бар. Дуңгызчылык урынына өстенлекле юнәлешләр арасында сөт җитештерүне, кош-корт үстерү, умартачылыкны, сарыклар, кәҗәләр, куяннар асрауны, шулай ук яшелчәләр үстерүне сайларга мөмкин. Бу чаралар киләчәктә республика территориясендә дуңгызларның Африка чумасы авыруы кабат барлыкка килү мөмкинлеген киметергә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта РФ законнары тарафыннан ветеринар-санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Е. Кулясов,
ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе
территориаль бүлегенең
ветеринария инспектор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Дуңгызларның Африка чумасы