Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуңгызларның Африка чумасы авыруы очрагы ачыклану сәбәпле, Чистай районы куркыныч яный торган зонага эләкте

Нурлат районы Сосновка авылы территориясендә Дуңгызларның Африка чумасы авыруы очрагы ачыклану һәм аның таралуы янау сәбәпле, чикләү чаралары (карантин) кертелде.

Ул авыру чыккан террито­риядә, куркыныч яный торган беренче һәм икенче зоналарда билгеләнде. Куркыныч яный торган беренче зонага Нурлат районының кайбер торак пунктлары керде. Куркыныч яный торган икенче зонага исә Кама аръягының берничә районы, шул исәптән Чистай муниципаль районы да керде.
Эпизоотик учакта карантин вакытында:
- Дәүләт ветеринария хезмәте системасына керүче органнар һәм оешмалар белгечләреннән, эпизоотик чыганакны бетерү өчен җәлеп ителгән персоналдан башка чит-ят затларга территориягә керү;
- терлекләрне күчереп йөртү һәм яңадан төркемнәргә бүлү;
- барлык төрдәге хайваннарны сую, аларны тере килеш һәм итләрен, шулай ук терлек азыгы сату;
- дуңгызларның Африка чумасы учагын бетерү буенча чараларда җәлеп ителмәгән транспортның керүе (чыгуы);
- тере дуңгызларны, дуң­гызчылык продукциясен һәм чималны куркыныч яный торган беренче зона чикләреннән чыгару;
- ветеринария хезмәте контроле астында дуңгызларның Африка чумасын учагын бетерү буенча чаралар кысаларында үткәрелә торган сатып алулардан кала, дуңгызларны халыктан сатып алу;
- зона территориясендә дуң­гыз ите, дуңгызчылык продукциясе һәм чимал әзерләү, дуңгызчылык калдыклары, җиһаз һәм эш кораллары чыгару;
- авыл хуҗалыгы ярминкә­ләре, күргәзмәләр һәм тер­лекләрне күчереп йөртү һәм җыю белән бәйле башка чаралар үткәрү;
- дуңгызларны, шул исәптән лапас астында асрала торганннарын чыгарып йөртү тыела дип хәбәр ителә ТР МКның Баш ветеринария идарәсе сайтында.
Бу шимбәдә Чистайда үткәре­лергә планлаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе булмаячак.
- Дуңгызларның Африка чумасы авыруы ачыклану сә­бәпле, Чистайда авыл хуҗа­лы­гы ярминкәләре үткәрү туктатылып тора, - ди муниципаль районның сәүдә бүлеге начальнигы Гүзәл Саматова. - Алар карантин туктатылганнан соң, яңадан үткәрелә башлаячак­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Дуңгызларның Африка чумасы