Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәртле Сабантуй кабат килә!

Хөрмәтле шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр!

Бүген  без  иң  көтеп  алынган  бәйрәмнәрнең  берсен  билгеләп үтәчәбез. Тамырлары белән борынгы заманнарга тоташкан Сабантуй инде күптән милли бәйрәм чикләрен үтте һәм чын мәгънәсендә иң яраткан гомумхалык бәйрәменә әверелде.

Ул  күпсанлы  кунакларны  күңелле,  дәртле  халык  уеннары  һәм батырларның мавыктыргыч көрәше белән җәлеп итә, барлык милләт һәм дин вәкилләрен, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә.

Сабантуй  –  сабан  бәйрәме,  ул  язгы  кыр  эшләре  тәмамлануны гәүдәләндерә. Бу көнне без беренче чиратта алдынгы механизатор-ларны һәм терлекчеләрне, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, чөнки киләсе уңыш һәм халыкның азык-төлек иминлеге аларның фидакарь хезмәтенә бәйле.

Шушы күркәм һәм күңелле бәйрәм көнендә сезгә һәм сезнең якынна-рыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, күңел көрлеге, тынычлык, иминлек телим!

Бәйрәм сезнең күңелегездә онытылмаслык кичерешләр һәм җылы тәэсирләр калдырсын! 


Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев