Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дүртенче сыйныф укучысына приз – Англиягә бару

"Россия почтасы" тарафыннан "СР Диджитал" компаниясе белән бергә "Гарри Поттерга хат яз" конкурсы оештырылган иде.

Аның төп призы - Бөекбританиягә баруны Чистай районара поч­тамт составына керүче Савгачево авылының почта элемтәсе бүлегенең иң яшь клиенты отты. Дүртенче сыйныф укучысы Родион Васильев абыйсы белән бергә сигез көн дәвамында Англиядә кунакта булдылар, Ул "Гарри Поттер эзләре буйлап" Тауэрга, Виндзор замогына экскурсиядән аеруча тәэсирләр алып кайткан. "Барысы да ошады!" - дип кыска гына җавап бирде төп призга ия булучы. Ә Россия почтасы бүлекләренең калган 99 клиенты призлар алдылар. Шунысы шатландыра, конкурсны оештыручылар почта хезмәткәрләре турында да онытмаганнар, аларның хезмәтләре дә конкурс кысаларында билгеләп үтелгән. Төп бүләк Гарри Поттер турындагы фильм белән бәхетле дискны сатып алган элемтә бүлеге начальнигына эләкте. Яңа ел алдыннан Светлана Семеновага тантаналы шартларда 40 дюйм диагональле ЖК телевизор тапшырылды. Үз коллегасын котлап Чистай районара почтамт начальнигы Фәрит Галимов Светлана җитәкли торган коллективның һәрвакыт план заданиеләрен уңышлы үтәве, яхшы күрсәткечләргә ирешүе турында әйтеп үтте. Светлана Михайловна бик җаваплы, инициативалы җитәкче, яңа идеяләрне һәм башлангычларны нәтиҗәле итеп үз практикасына кертә.
Ни дисәң дә шундый конкурсларда катнашуы һәм шундый бүләкләр алуы күңелле. "Россия почтасы" мондый акцияләрне даими үткәрүне планлаштыра. Менә 31 декабрьдән яңа "Үзең яраткан мультипликацион геройга хат яз һәм Европаның мавыгулар паркына сәяхәт от" дигән яңа акция старт ала. Моның өчен почта элемтәсе бүлекләрендә яраткан мультфильмнар белән дисклар гына сатып алырга кирәк. Бәлки кемгә дә булса Чистайдан Испаниягә бару бәхете елмаер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев