Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дүрт Өйледә - ифтар мәҗлесләре

Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле колы һәм Расуле Мөхәммәд(с.г.в.) Рамазан аеның кыйммәте һәм хикмәтләре хакында йөзләрчә хәдис әйтеп калдырган.

Ул аларда мөэмин - мөселманнарны изге айның тулы савапларына ирешергә, Рамазандагы уразаның чиксез әҗерләрен алырга омтылырга, ураза тотуның, сәхәр, ифтар вакытларының шартларын һәм әдәпләрен җиренә җиткереп үтәргә чакыра. Ни хикмәт, әле кайчан гына башланган Рамазан ае инде үтеп тә бара. Шунысы сөенечле, быел да әлеге изге айда күпме изге гамәлләр кылынды, ифтар мәҗлесләре уздырылды.
Дүрт Өйле авылы китап­ханәсендә ир-атлар өчен ифтар ашы уздырылды. Китапханәче Альбина Нуретдинова оештырган ифтар ашына авылның ир-егетләре чакырылган иде. Дүрт Өйле авылының имам- хатыйбы Раил хәзрәт Зиннәтов эчтәлекле итеп вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Яшь шәкерт Эмиль Галимов күзләрдән яшьләр китерерлек моңлы итеп азан әйтте. Авылның уңган- булган хатын-кызлары: Хәлимә Гыйззәтуллина, Зөлфия Мингалимова, Мәдинә Рәхмәтуллина, Халидә Харисовалар аш-су, табын әзерләүдә ярдәм иттеләр. Барысына да Аллаһының рәхмәте булсын.
* * *
Хөрмәтле авылдашлары­бызның бу көннәрдә шатлыгы өстенә нур булып мәчетебездә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Авылыбызның имам хатыйбы Раил Зиннәтов Дамир улы җитәкчелегендә авыз ачуны үткәрудә иганәчеләребез шул авылда туып үскән егетләребез Галимов Илдус Дамир улы хәм Хәммәдиев Әнәс Әмин улы төп оештыручыләр булдылар. Әйтергә кирәк, шул ук егетләр үткән елда да ураза аенда авылыбыз кешеләрен җыеп ифтар ашы үткаргәннәр иде.
Ифтар ашына күп җирдэн Чистайдан, Яр Чаллыдан, Казаннан якташларыбыз кайтты, өзак еллар курешмәгән кешеләр бу мәҗлестә очраштылар. Ашка пенсионерлар, олы кешеләр генә түгел, яшьләребез дә күп җыелдылар - менә шунысы шатландыра.
Чистай мөхтәсибе тарафыннан җибәрелгән Алмаз хәзрәт Сафиуллин уразанын асыл мәгьнәсе һәм әһәмияте турында матур, эчтәлекле вәгазь сөйләде. Күптөрле сорауларга җавап бирде, ә баштан Коръән укып, дога кылып, бу мәҗлесне башлап җибәрде. Соңыннан авылыбызның имам хатыйбы Раил Дамир улы ашка дога кылды. Авыл халкы ифтар мәҗлесен оештырган хәйриячеләребез Илдус Дамир улына һәм Әнәс Әмин улына үзләренең чын күңелдән чыккан рәхмәтләрен белдереп, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләделәр. Авыл имам хатыйбы әйтүенчә, бу мәҗлестән соң мәчеткә Тәравих намазына йөрүчеләр бермә-бер артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай ифтар