Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дүрт Өйледә – урам бәйрәме

    Соңгы елларда авылыбызда урам бәйрәме уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

    Гүзәл табигате, уңган халкы, челтерәгән чишмәләре, алтын башаклы басу-кырлары белән дан тота авылым.

    Безнең Дүрт Өйле авылы табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. Авылыбызның исеме бирегә беренче булып күчеп утыручылар белән бәйле, диләр. Дүрт Өйлегә 1640нчы елда нигез салынган. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.

    Туган җиребезнең тылсымлы табигате генә түгел, кешеләре дә матур, сөйкемле. Авылыбызда эшчән, тырыш, уңган-булган, талантлы гаиләләр яши.

    Нинди матур минем туган авылым!

    Җир шарында тиңнәр юк аңа.

    Киң кырларда үсә мул игеннәр,

    Челтерәп ага талгын чишмәләр.

    3 июль көнне авылыбызның Бакчалы урамында бик матур урам бәйрәме узды. Бәйрәмгә республикабызның төрле почмакларыннан авылдашлар, урамдашлар, туганнар, якташлар кайтты. Бөтен кунаклар да безнең өчен якын һәм кадерле булды.

    Бакчалы урамы авылыбызда иң озын – 25 йортлы урам булып санала. Йорт саен мал-туар, кош-корт асрыйлар. Сүзеннән үк билгеле булганча, бакчачылык – Бакчалы урамы халкына хас шөгыль.

    Җыр-моңга бай авылдашларым әзерләгән очрашуда барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алдык.

    Авыл халкы дини йолаларны, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне хөрмәт итә, шәригать кануннары кушканча яши. Бәйрәмне Раил хәзрәт башлап җибәрде. Чарада Гаделша авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәүбән кызы Хәсәнова да катнашты. Ул авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады, Бакчалы урамында яшәүче юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Әлеге күркәм бәйрәм туган җиргә, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга, туган туфракта бөреләнгән изге хисләргә, якты теләкләргә багышланды. Һәрбер йорт музыкаль сәлам белән чыгыш ясады. Алсинә Мөсабирова, Ихсан абый Фатыйховларның биюләрен алкышларга күмделәр. Гөлнара Вәлиева, Зөлфия апа һәм Динар Галимовлар, Дания апа Хамматгалиева, Гөлнәфис апа Мингалимова, Сания апа Хамматгалимова, Әлфия апа Хаммадиева, Зөлфия Вәлиева, Рәмзия апа Сабитова, Радик Галимовлар чын йөрәктән чыккан җырларын туган халкыбызга бүләк иттеләр. Эмиль Галимов сыйныфташлары – бертуган Гыйниятовлар белән гитарага кушылып бик матур җыр башкарды. Рушания апа Ибраһимова чыгышын хатирәләр белән яңартты. Авылдашларын бәйрәм белән котлады.

    Һәрбер гаилә – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Бакчалы урамында да сикәлтәле тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлаучы, матур итеп гомер итүче, яшьләргә үрнәк булырдай гаиләләр күп. Бер-берсен яратып, күп балалар тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына озатып, бәхетләренә сокланып, оныкларын сөеп яшиләр алар. Балаларының, оныкларының уңышы – аларның да уңышы. Чөнки тормышыбызның яме дә, яшәвебезнең тәме дә – балаларда.

    Бер-беребез белән очрашып, күрешеп, хәлләр белештек. Туган авылыбызны, туган нигезебезне онытмыйча, бәхетле булып, мул тормышта яшәсәк иде дигән теләктә киләсе елга урам бәйрәмен үткәрү эстафетасын Мәктәп урамына тапшырдык.

    Кайткан кунакларга, чыгыш ясаган урамдашларга, гомумән, бәйрәмне үткәрүдә кемнең көче кергән, барлык авылдашларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, очрашулар-күрешүләр насыйп булсын.

     

    Альбина Нурутдинова, Дүрт Өйле авыл китапханәчесе

     

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: