Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дүрт Өйледә балалар Сабан туе гөрләде!

    19 июнь көне балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Безнең Дүрт Өйле авылында халкыбызның милли рухын сак лаган төп бәйрәм – балалар Сабан туе оештырылды.

    Балаларны күңелле, мавыктыргыч уеннар көтте. «Чүлмәк вату» ярышы чын мәгьнәсендә күңел ачу өчен булгандыр дип уйлыйм. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле булды. Балалар да сынатмадылар: тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар. «Аркан тартыш» дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә көч тә, җитезлек тә сыналды. «Чиләк белән су ташу», «Капчык киеп йөгерү» уеннары да малайлар һәм кызлар өчен кызыклы булды.

    Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган. Хәтта көрәш турында төрле җырлар җырлана. Бәйрәмебездә егетләребез өчен милли көрәш бәйгесе дә оештырылган иде. Ул ике категориядә үтте. 40 килограммга кадәрге авырлыкта I урынга авылыбыз егете Самат Мингалимов ия булды. Зуррак категориядә I урынны Гаделша авылына Казаннан әбисе һәм бабасына кунакка кайткан Айвар Гатауллин яулады. Бәйгедә җиңүчеләр төп бүләк – тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

    Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен әзерләнгән бәйрәмдә төрле күңел ачу чаралары да оештырылды. Чистай балалар китапханәсе тәкъдим иткән батутта рәхәтләнеп сикерделәр. Тәмле мамыктан авыз иттеләр. Бәйрәмдә бер бала да бүләксез калмады.

    Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чара балалар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм.

    Альбина Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: