Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дүрт-Өйле авылыннан хат: "Зур әтиебезнең батырлыгы күңелләргә мәңге уелган!"

Вакытлар үтүгә сүрелеп, Сүнәләр иң якты балкышлар. Сүнмиләр, яктылык сибәләр Көрәштә кабынган язмышлар.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп,

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

Сугыш! Дәһшәтле, күңелләрне тетрәндергеч, канлы еллар. Бәхетле бул, балам! Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? 1941 елның 22 июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны, фашист илбасарларыннан саклап калыр өчен Дүрт-Өйле авылыннан 300гә якын ир-егетләребез китә. Шушы 300 кешенең бары тик 116сы гына туган авылларына әйләнеп кайта.

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә теләгәнсеңдер. Ләкин син илебезнең курку белмәс данлык­лы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары барлыгын оныткансың. Без бәхетле яшәсен өчен яу кырында ятып калды авылдашларыбыз. Без аларга, бүгенгесе көндә хөрмәткә лаек ветераннарыбызга баш иябез. Алар бәхетле, чөнки исән-имин кайтып туган җирләрендә төпләнеп, гаилә кордылар, намуслы хезмәт иттеләр.

Язмыш сынавын үз җилкәләрендә кичергән, үз куллары, үз тырышлык­лары белән җиңүне яулап алышкан һәм сугыштан соңгы елларда ару-талуны белми хезмәт куйган, 6 бала үстергән, 16 онык күрү бәхетенә ирешкән гади, әмма гаҗәеп кыю-батыр кеше Гәрәев Минзакир Мингалим улы, минем иң якын бабам - зур әтием турында язып үтәсем килә.

Гәрәев Минзакир Мингалим улы 1925 елның 2 апрелендә крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда Ленинград шәһәренә күченеп китәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, кабаттан авылга кайталар.

1942 елның 2 декабрендә армиягә алына. Анда аларны Горький өлкәсендәге Гороховецкий лагеренда снайперлар мәктәбендә укыталар. Шунда кыш көнендә 8 км ераклыктагы урманнан бүрәнә ташыталар. Ике кешегә дүртәр метр озынлыгындагы нарат бүрәнәләрен җилкәгә күтәреп ташырга туры килә «Ашау ягыннан, черек бәрәңге, бер аш чүмече шулпа эләгә иде» дип сөйли иде зур әтием. Бик күп кешеләр ачтан корыла. Шуннан соң аларга, курсант паегы бирә башлыйлар. Көнгә 9 грамм ипи, компот, май бирәләр. Һәм хәл җыеп, 2 ай ярым ашатканнан соң, аларны Золина дигән станциядә, вагоннардан төшереп, Волхов фронтына алып китәләр, ун көннән соң кабаттан сугышка! Зур әтиемне снайперлар мәктәбеннән кече сержант исеме биреп чыгаралар, шуннан сугышка кереп китә.

Новгород шәһәрен алганда, зур әти яралана. Аркасына, сул як кулбашына кыйпылчык эләгә. Сугышкан җирдән ерак түгел урнашкан госпитальдә бер ай дәвалана. Аз гына савыккач, частька бара. Аларны корабльгә төяп, Балтыйк диңгезе аша Финляндиягә алып чыгалар. Яңадан яралану, бер ай Ленинградта госпитальдә ятарга туры килә. Икенче Балтыйк буе фронтында өченче кат яралана һәм бер ай госпитальдә ята. Бу фронтта Курляндский утравында качып калган ССчыларны тар-мар итәләр, күбесен әсирлеккә алалар.

3 тапкыр яраланучыларны срогыннан элек демобилизовать итү турында указ чыга һәм зур әти 1945 елның 12 ноябрендә туган авылына әйләнеп кайта.

Зур әтиебез: «II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены» (11.03.1985); «Батырлык өчен» медале (20.05.1945); «Медаль За отвагу» (20.05.1945); «Медаль «За победу над Германией в ВОВ 1941-1945 г.» һәм тагын бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Бүгенгесе көндә, кызганычка каршы барыбызның да яраткан, шул ук вакытта шаяра да, өздереп гармунда да уйный белүче бабабыз, әтиебез, зур әтиебез безнең арада юк шул. Син безнең күңелләрдә, мәңге тыныч йокла кадерлебез!

Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: сугышлар булмасын, дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз, тормышыбыз имин, йөзләребез елмаюлы булсын!

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып. 

Килде ул көн - горур күкләрдә

Орден-медальләрне чылатты.

Альбина НУРЕТДИНОВА, Дүрт-Өйле авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев