Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дүрт машина йөртүче ашыгыч меди­цина ярдәме машинасына юл бирми

    ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Махсус транспортка юл бир» дигән кисәтү чарасы оештырдылар.

    Ашыгыч медицина ярдәме станциясе машинасы урап үтә торган юлдан, үзәк урамнардан кабызылган махсус тавыш сигналлары һәм ялт-йолт итә торган маячоклар белән хәрәкәт итте, ә аның артыннан юл-патруль хезмәте экипажы барды. Юллардагы вәзгыятьне инспекторлар белән бергә мин дә күзәттем. Нигездә, безнең машина йөртүчеләребезнең бу мөнәсәбәттә тәртипле булулары, билгеләнгән таләпләрне үтәүләре сөендерде. Әмма, кызганычка каршы, аны үтәмәү очраклары да булды. Ә бит бу кеше гомере кыл өстендә торган очрак булырга мөмкин иде. Ашыгыч медицина машинасы, бәлки, юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүчене яки инсульт булган кешене дәваханәгә илтә торган булгандыр. Шундый очракларда вакыт секундлар белән исәпләнә, Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен! Узып баручы автомобиль йөртүчелә­ре шундый рейд үткәрелүе турында белмиләр, ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакыру буенча барган булса, алар үзләрен нәкъ менә шулай тотарлар иде.
    - Моңа охшаш кисәтү чарасы янгын сүндерү техникасы һәм ашыгыч медицина ярдәме машинасы катнашында элек тә үткәрелгән иде, - дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәфис Гарифуллин. - Ул зәңгәр төстәге ялт-йолт итүче маячоклары һәм махсус тавыш сигналлары булган ашыгыч хезмәтләр автомобильләренә өстенлек бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлгән. Машина йөртүчеләр күрсәтелгән билгеләре булган махсус транспортка юл бирергә тиешләр.
    Кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф яки 1 айдан 3 айга кадәрге срокка идарә итү хокукыннан азат итү рәвешендә административ җаваплылык каралган.
    Урап үтә торган юлда беренче булып күз уңына бульдозер йөртүче эләгә, ул таләпне төгәл үти алмый. Икенче кагыйдә бозу К. Маркс урамында теркәлде: йөк машинасы руле артында утырган урта яшьләрдәге ир-ат шулай ук каушап кала һәм таләпләрне үтәми.
    Л. Толстой урамында берь­юлы ике машина туктатылды. Бер яшь машина йөртүчедә тагын ике бозу ачыкланды. Беренчедән, ул иминлек каешын эләктермәгән, икенчедән, дәүләт номерлары булмаган машинада йөри. Аның сүзләренә караганда, номерын урлаган­нар, әмма ул бу турыда полиция­гә хәбәр итмәгән. Аларның һәрберсе белән инспекторлар кисәтү әңгәмәсе үткәрделәр, хокукларын һәм вазифаларын аңлаттылар, ә алар, үз чиратында, төзелгән беркетмәдә ашыгыч медицина машинасын ни сәбәпле үткәрмәүләре турында аңлатма яздылар. Машина йөртүчеләр «Машинаны күрмәдем», «Тавыш сигналын ишетмәдем « - үз гамәлләрен менә шулай акладылар.
    - Машина йөртүчеләргә тагын шул хакта әйтеп үтәсем килә, автомобильләрен калдырганда махсус техникага керү өчен буш урын калдырсыннар иде, - ди ЮХИДИ бүлеге инспекторы Владислав Воляков.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: