Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дөрес җылыныгыз!

    Салкыннар башлану белән кешеләр төрле җылыту приборларын актив куллана башлыйлар. Ни кызганыч, бу чорда гадәттәгечә янгыннар саны арта. Җылыту чорында торак йортларда янгын чыгу сәбәпләренең иң киң таралганы – җылыту системасының төзек булмавы, җылыту җиһазларын дөрес урнаштырмау, шулай ук мичләрдән дөрес файдаланмау.

    Салкын кичләрдә йортыгызда җылы гына түгел, ә куркынычсыз да булсын өчен, Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге мичләрдән, каминнардан, электр приборларыннан файдаланганда иң мөһим иминлек кагыйдәләрен искә төшерә.

    – Мич, камин ягылганда яки газ плитәсе эшләгәндә өйдән чыгып китмәгез, аларны кечкенә балалар күзәтүенә калдырмагыз. Иң фаҗигале очраклар кызган мич яки камин янында өйдә балалар үзләре генә калганда килеп чыга, – ди Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин. – Җылыту сезоны башланыр алдыннан техник тикшерү үткәрергә һәм төтен юлларын чистартырга кирәк. Чормаларда һәм башка янгын чыгу куркынычы булган биналарда төтен чыгу юллары һәм төтен чыгу каналлары булган диварлар агартылган булырга тиеш.

    Янгын чыгуның тагын бер еш очрый торган сәбәбе – камин яки мич диварларында ярык барлыкка килү, аның аша ут телләре чыгарга мөмкин. Ут кабызу өчен тиз янып китүче сыекча кулланганда янгын чыгу куркынычы арта.

    – Утын һәм башка ягулык материалларны мич өстендә яки аның тирәсендә сакларга ярамый, мичнең ишеген ачык килеш калдырмагыз. Фатирны газ плитәләре белән җылытмагыз, җылылык бары аш бүлмәсендә генә булачак, әмма кислород кимиячәк, сөрем газы бүленеп чыгачак. Моның нәтиҗәсендә баш авыртырга мөмкин, ә иң куркынычы – шартлау яки янгын килеп чыгарга мөмкин, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы.

    Бинаны электр приборлары белән җылытканда аеруча сак булырга кирәк.

    – Исегездә тотыгыз, электр челтәренә бер үк вакытта шундый берничә приборны тоташтырырга ярамый, чөнки электр үткәргече артык көчәнештән җылына башлый. Ә ул иске дә булса, янгын чыгу куркынычы арта. Өстәвенә, электр җылыту приборларын янмый торган өслеккә, җиһазлардан һәм пәрдәләрдән мөмкин кадәр ераграк куярга кирәк. Өйдән чыгып киткәндә приборларны челтәрдән сүндерергә онытмагыз, – ди Руслан Рамил улы.

    Янгын күзәтчелеге инспекторы билгеләп үткәнчә, кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдалану аркасында килеп чыккан янгыннар саны кимеми. Акчаны янга калдырам дип кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдаланмагыз, үзегезнең һәм якын кешеләрегезнең гомерен куркыныч астына куймагыз!

     

     

     

     

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: