Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөрес эш итү янгын әсирлегендә калмаска ярдәм итәчәк

Көн саен без үз гомеребезне куркыныч астына куябыз, гадәттән тыш вакыйгаларга һәм күңелсез хәлләргә юлыгырга мөмкинбез, бигрәк тә балаларга куркыныч янарга мөмкин. Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен белмәү, куркыныч хәлләрдә дөрес эш итмәү төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Мәктәп укучылары янгын вакытында дөрес эш итә белсеннәр өчен, шәһәр һәм район мәктәпләрендә иминлек дәресләре үтә. 4нче номерлы мәктәптә узган шундый дәрескә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Госман Гатин чакырылды.
– Безнең барыбызга да бала чактан ук «шырпы уенчык түгел», «шырпы белән уйнамыйлар» дигән сүзләр таныш. Чыннан да, шушы кечкенә генә әйбер зур гаилә фаҗигасенә китерергә мөмкин. Бер мизгелдә кешенең бар нәрсәдән дә колак кагуы ихтимал, – дип мөрәҗәгать итте малайларга һәм кызларга Госман Равил улы. – Ут контрольдә тотыла торган булса, яхшы, әмма күп очракта барысы да киресенчә була. Ә контрольдә тотылмый торган ут – ул инде янгын. Сезнең күбегезнең энеләрегез яки сеңелләрегез бардыр, аларны шырпыга якын китермәгез. Шуны да истә тотарга кирәк, электр челтәренә тоташкан приборлар да янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкиннәр. Ут чыгуның еш очрый торган сәбәбе – зарядкада калдырылган кәрәзле телефоннар, планшетлар һәм ноутбуклар. Бервакытта да әлеге приборларны караучысыз калдырмагыз.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы әйткәнчә, ялкын гына түгел, ә әйберләр янган вакытта бүленеп чыккан агулы матдәләр, һавадагы кислородны яндыручы төтен куркыныч.
– Ут телләреннән карават астында да, шкаф эченә качып та котылып булмый. Төтен бөтен җиргә тарала, шуңа күрә ут чыкканын күрсәгез, кичекмәстән 01 номеры буенча шалтыратыгыз һәм бинадан чыгыгыз, – дип билгеләп үтте Госман Гатин. – Әгәр сез өйдә булганда сезнең күз алдыгызда электр приборы белән бәйле янгын чыкса, беренче чиратта аны розеткадан тартып алырга тырышыгыз. Шуннан соң әлеге приборны кул астында булган теләсә нинди чаралар, шул исәптән су белән сүндерергә мөмкин. Әмма прибор электр челтәренә тоташкан булса, моны эшләргә ярамый, ток сугарга мөмкин.
Янгын сүндерү чараларын күрсәтү балаларда аерым кызыксыну уятты. Кунак аның эшләү принцибын күрсәтте, составы һәм янгынны дөрес сүндерү турында сөйләде.
Дәрес азагында малайлар һәм кызлар янгын сүндерүчегә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай, кайберәүләрне янгын вакытында йорт хайваннарын коткару мәсьәләсе борчыды.
– Кагыйдә буларак, ут чыкканда хайваннар котылуга үзләре юл табалар. Шулай ук алар төтенгә беренче булып тәэсир итәләр, куркыныч янаганын алдан сизенәләр, – дип җавап бирде Госман Гатин.
Моңа охшаш дәресләр мәктәп укучыларының игътибарын үз иминлекләрен арттыруга юнәлгән. «Янгыннан котылуның төп  нигезе – дөрес эш итү» – янгын сүндерүчеләр әлеге принципка таяналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев