Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөрес булмаган мәгълүмат өчен эштән азат итү яный

Ришвәтчелеккә – юк!

Ришвәтчелеккә ничек каршы торырга һәм аңа каршы тору максатында районда нинди чаралар үткәрелүе хакында безгә район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов сөйләде.

– Ришвәт алучыларга каршы тору кешенең культурасы, ихтыярына һәм законнарны нәтиҗәле куллануга нигезләнә. Тәртип сакчыларыннан аермалы буларак, бездә, тикшерү эше үткәрү, ришвәтчеләрне кулга алу һәм аларны җәзага тарту өчен вәкаләтләр юк. Моның белән прокуратура һәм башка хокук саклау органнары шөгыльләнә. Ә без кисәтү эше алып барабыз, кисәтү чаралары үткәрәбез. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу эшчәнлек күпкырлы, – ди Алексей Тихонович.

«Чистай муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы гамәлдә, ул 2022 елга кадәр озайтыла. Нәкъ менә анда билгеле бер бурычлар язылган, алар буенча эш алып барыла. Комиссия утырышлары үткәрелә, анда структур бүлекчәләрнең вазифаи затлары үткәрелгән чаралар турында хисап тоталар.

Хәзерге вакытта районда хәл тотрыклы. Хокук саклау органнары һәрвакыт уяу, алар кайбер очракларны тикшерү белән шөгыльләнәләр, әмма әлегә шау-шу куптарган ришвәтчел эшләр турында сүз бармый.

Кисәтү буенча мәгълүмат, үз эшләрендә шундый күренешләргә юл куймасыннар өчен, барлык муниципаль хезмәткәрләргә һәм җитәкчелек составына җиткерелә. Эшләүче хезмәткәрләргә – муниципаль учреждениеләрнең хакимият органнары хезмәткәрләренә карата кузгатылган җинаять эшләре юк. Әмма бу тынычланыр өчен сәбәп түгел, теләсә кайсы дәүләт хезмәткәре, үз декларациясендә керемнәр турында дөрес булмаган мәгълүмат җиткергән булса, ышаныч югалуга бәйле рәвештә, эштән азат ителергә мөмкин. Кагыйдә буларак, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерә һәм алар белән очрашмас өчен, законнарны үтәү хезмәтнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш.

Ришвәтчелекнең безнең тормышта бөтенләй булмавы мөһим. Кайчагында җәмгыятьтә моңа ирешү авыррак була, әмма моңа омтылырга кирәк. Кече яшьтән үк балаларда ришвәтчелек күренешләренә түзеп тормаучанлык тәрбияләү мөһим. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, университетларда аларга каршы «вакцина» сыйфатында даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Ачык дәресләрдә балалар укытучылары белән әңгәмә коралар, «Гадел булу җиңелме?» дигән темага фикер йөртәләр, ришвәтчелекнең җәмгыять өчен явызлык икәнлеге турында иншалар язалар.

Ришвәтчелекнең торышы турында халык фикерен өйрәнүдә мониторинг тикшеренүләре үткәрү мөһим роль уйный. Элегрәк без халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ һәм сәламәтлек сак лау иң ришвәтчел өлкәләр булып торуын хәбәр иткән идек. Агымдагы елның мартында яшьләр берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Гадел булу җиңелме?» дигән темага сораштыру үткәрелде.

– Илледән артык кеше колачланды. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре яшьләрдә ришвәтчелек проблемасына карата тискәре позиция булдырылуын күрсәтте, – дип хәбәр итә Алексей Ефимов.

Чистайда гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре өчен 7 ышаныч тартмасы урнаштырылган. Алар Галактионов урамындагы үзәк район дәваханәсендә, социаль яклау идарәсендә, элеккеге «Эссен» бинасында, күпфункцияле үзәктә, югары белем бирү учреждениеләрендә куелган. Тартманы һәр ачканнан соң, комиссиянең берничә әгъзасы катнашында комиссия сәркатибе тарафыннан ул кабат мөһер сугып ябыштырыла. Быел ришвәтчелек очраклары буенча мөрәҗәгатьләр булмады. Берничә мөрәҗәгать тема буенча түгел иде, алар барысы да тиешле хезмәтләргә җибәрелде.

Әңгәмәдәшемнең сүзләре нә караганда, узган ел мөрәҗәгатьләр килгән, әмма вәзгыятьне шәхси анализлаганнан соң, барлык гамәлләрнең дә закон нигезендә булуы ачыкланган. Ришвәтчелек күренешләре ачыкланган яки шик туган очракта, чистайлылар 5-01-77 ышаныч телефонына шалтырата алалар.

«Ришвәтчелекне кайчан җи ңәрбез?» – дигән сорау бүген дә актуаль булып кала. Ришвәтчелекне кисәтүгә юнәлтелгән таләпләр һәм чаралар аны киметергә омтыла. Бу дәүләткә үсәргә, ә гражданнарга лаеклы яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Матур тормышны якынайту өчен һәркемгә үзеннән башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев