Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Донорлыкка үз мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр

    "Гомер бүләк ит - донор бул" социаль промолар конкурсы йомгаклары буенча Казанга бүләкләү тантанасына безнең өч мәктәп укучысы чакырылды.

    Болар - балалар йортында тәрбияләнүче Кристина Моисеева, Надежда Никитенко һәм Каргалы гимназиясе укучысы Влада Крайнова. Булдырдыгыз! Әлеге кызлардан кала конкурста ("Иң яхшы инша", "Иң яхшы рәсем" номинацияләрендә) 1 нче гимназия, 4, 7, 6, 13 нче мәктәпләр, шулай ук Татар Баганалысы, Гаделша, Татар Сарсазы мәктәпләре вәкилләре катнаштылар. Сүз уңаенда, шушы белем бирү йортларының барысы адресына төп оештыручы - "Ак Барс Созидание" хәйрия фондыннан Рәхмәт хатлары җибәрелде. Конкурс риясыз кан тапшыру һәм донорлык хәрәкәтен үстерү традицияләрен яңарту максатында үткәрелә. Бүгенге катнашучыларның күбесе киләчәктә потенциаль донорлар булып, әлеге изге карарга аңлы рәвештә килеп, читләрнең гомерен коткаручылар булырлар дип ышанабыз. Чөнки медицинага нинди генә яңалыклар кертелсә дә, бүгенгәчә безнең каныбызга тулысынча туры килгән состав булдырылмаган. Нәкъ менә әлеге кыйммәтле сыекча еш кына авыр хәлдә булган пациентны тормышка кайтарырга сәләтле. Конкурста катнашучылар үзләренең әдәби, сәнгать эшләре ярдәмендә әлеге темага карата үз позицияләрен, битараф булмауларын күрсәтергә тырыштылар. Һәм аларның күбесе моны эшли алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим