Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Донорлар 33 литр кан тапшырдылар

Төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре үзәк район дәваханәсенең стационар территориясендә, башкаларга ярдәм итү йөзеннән, үз каннарын тапшырырга җыелдылар.

Мобиль кан салу станциясе Казаннан килде. Ул заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, ә процедура донорлар өчен тулысынча куркынычсыз. Биредә оператив, ә иң мөһиме, кан алу алдыннан кирәкле анализларны сыйфатлы үткәрү һәм донорларның гомуми мәгълүматлар базасына мәгълүмат кертү өчен барлык шартлар да тудырылган.

– Яңа донорларның, бигрәк тә яшьләрнең, башкаларга ярдәм итү өчен килүләре сөендерә. Бер килүдә бер кеше 450 миллилитр кан бирә. Иң мөһиме – сәламәтлеге яхшы булсын. Безгә алдан әзерләнеп, ягъни ял итеп килергә, кан тапшырыр алдыннан диета тотарга: майлы, тозлы-борычлы ризыклар ашамаска, исерткеч эчемлекләр кулланмаска, 3-4 көн кала физик йөкләнешне чикләргә кирәк. Урында без кан басымын үлчибез, анамнез җыябыз, тышкы карау үткәрәбез, – дип аңлата табиб-трансфузиолог Светлана Газизова.

Бу көнне кан тапшырырга килүчеләр арасында яңа кешеләр дә, стажлы донорлар да бар иде. Ирле-хатынлы Регина һәм Владимир Җәләлиевлар 2016 елдан бирле мобиль станциягә йөриләр.

– Бүген иртәнге ашны ныклап ашамадык, чөнки кан тапшырыр алдыннан моны эшләргә ярамый. Биредә безгә печенье белән кайнар баллы чәй тәкъдим иттеләр. Үзебезне яхшы хис итәбез, баш әйләнми, – дип уртаклашалар Җәләлиевлар.

Һәркемнең үз тарихы бар. Владимир армиядә булганда медицина хезмәтендә эшләгән, үзе дә солдатлардан кан алган. Шулай ук илебезнең төрле шәһәрләрендә узган донор акцияләрендә күп тапкыр катнашканы булган.

– Без хатыным Регина белән бу эшне, ягъни кемгәдер гомерен саклап калырга ярдәм итүне, мөһим һәм игелекле дип саныйбыз, – ди гаилә башлыгы.

Ә Регина берничә ел элек Интернетта яңа туган сабыйга тиз арада беренче тискәре кан төркеме таләп ителүен күргән.

– Мин аның әти-әнисе белән элемтәгә кердем, мине Чистайдан Казандагы кан салу пунктына алып киттеләр. Шуннан соң мин башкаларга ярдәм итүне дәвам итәргә булдым, чөнки безнең каныбыз кемнең дә булса гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, – ди Регина.

Россиянең Мактаулы доноры, Чистай шәһәрендә яшәүче Александр Прокаев беренчеләрдән булып мобиль пунктка килде. Ул 1983 елдан бирле кан тапшыра.

Акция барышында Республика кан үзәге белгечләре 82 кешедән кан алдылар. Пациентларның гомерен саклап калу өчен барлыгы 33 литр кан тапшырылды. Акция оешкан төстә узды һәм кан алу хезмәте белгечләрендә дә, шулай ук кан тапшыручыларда да яхшы фикерләр калдырды.

Сүз уңаенда

Статистикага караганда, донорлар, калганнар белән чагыштырганда, йөрәк авыруларыннан 80 процентка сирәгрәк җәфа чигәләр. Биоматериалны даими тапшыру нәтиҗәсендә кан басымы һәм тромблар хасил булу, кинәт үлүгә сәбәпче булырга мөмкин булган артерияләр тыгылу ихтималы кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев