Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Донор акциясе вакытында чистайлылар 30 литрга якын кан тапшырдылар

Кайчандыр донор каны Гүзәл Тайбинскаяның үзенә кирәк була. Хәзер ул да кемнеңдер гомерен саклап калды.

Иртән иртүк Чистай районы дәваханәсе территориясендә урнашкан күчмә пунктка донор акциясендә катнашырга теләүчеләр агылды. Безнең районда яшәүче, төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре бирегә кан бирергә килделәр. Пункт ка килүчеләрнең барысын да кан кирәк булучыларга ярдәм итү, кемнеңдер тормышын коткару максаты берләштерде.

Барлык кан бирергә теләүчеләрне республика кан үзәге белгечләре Чистай үзәк район дәваханәсе территориясендә көттеләр. Нәкъ менә биредә тәгәрмәчле мобиль донор пункты урнашкан иде. Беренчеләрдән булып бирегә Россиянең мактаулы доноры, чис тайлы Александр Прокаев килде.

– Бүген мин кабат кан бирүдә катнаштым. Медицина персоналы югары дәрәҗәдә эшләде. Шундый мобиль кан алу станцияләре ешрак килсеннәр иде. Чөнки без биргән кан кемнеңдер гомерен коткарып калырга мөмкин, – диде мактаулы донор.

Бу көндә шәһәр һәм районның 63 доноры 29 литрдан артык кан бирде. Бу хакта безгә Чистай үзәк дәваханәсенең матбугат үзәге хәбәр итте. Кан бирер алдыннан һәр катнашучыга медицина күзәтүе уздырдылар: кан резусын билгеләделәр, кан басымын үлчәделәр, шулай ук башка процедуралар башкардылар. Шулай ук баллы, кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Әлеге станциянең югары дәрәҗәдә эшләвен Гүзәл Тайбинская да билгеләп үтте. 53 яшьлек бу ханым донор канына сорау күп булуын бик яхшы белә.

– Мин Новосибирскида, донор каны резервта булмау сәбәпле, операциягә чират көттем. Минем каным бик сирәк очрый торган дүртенче төркем, тискәре резус фактор. Донорны озак таба алмадым. Аллаһка шөкер, таптык, барысы да яхшы төгәлләнде. Хәзер мин дә кемнеңдер гомерен саклап кала алсам, бик шат булыр идем, – дип сөйли Гүзәл Вил кызы.

Югыйсә, безнең героебыз күптән донор инде. Ул беренче тапкыр студентка булганда кан бирә. Ике тапкырында да бер төрле халәт кичерә. Җиңелчә баш әйләнү, әмма ул печенье белән кайнар чәй эчкәннән соң юкка чыга.

– Кан биргән вакытта азрак авыррак булды. Кайгыртучан персонал ярдәме белән ул бик тиз җайланды. Мине өйгә җибәрер алдыннан хәлемне тагын бер кат тикшерделәр. Гомумән алганда, кан бирергә без бишәү килдек. Озак уйлап тормадык: социаль челтәрләрдә мобиль станция килү турында хәбәр күргәч, барырга уйладык. Әмма теләк кенә аз икән әле. Кан бирер алдыннан без табиб тикшерүе үттек. Бишебездән икебезне генә кан бирергә керттеләр, – дип билгеләп үтте Гүзәл Тайбинская.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кан бирү мобиль станция се заманча җиһазлар белән тулыландырылган, кан бирү процедурасы донорлар өчен барлык санитар таләпләрне үтәп башкарыла. Оператив һәм сыйфатлы анализлар үткәрү, кан алу өчен барлык шартлар да тудырылган, барлык мәгълүматлар да донорларның гомуми базасына кертелә.

Үзәк район дәваханәсе җитәк челеге шәһәрнең һәм районның бу көндә донор булган барлык кешеләренә олы рәхмәтен җиткерә. Шулай ук безнең медицина хезмәткәрләре Респуб лика кан үзәге җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә ел саен уздырылучы, җайланган уртак эшләре өчен ихластан рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев