Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем

Бөек шагыйрь Г.Тукайны бөтен дөнья халкы хөрмәтләп искә ала. Чөнки ул үзенең кыска гына гомерендә 27 яшендә йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр-мирас калдыра.(1896елның апреле һәм 1913 елның апреле).

Иҗади бәйге

Туган ягым хатирәсе

Адәм баласы кайда гына

йөрсә дә,

Уйлыйдыр ул туган якларын.

Челтер-челтер

аккан чишмәләрен,

Яшел чирәм сарган тугаен.

Туган ягым, газиз телем,

Сеңгәнсез сез минем күңелгә.

Теләмим мин сезне онытырга,

Мәңге булырсыз сез уемда.

Ничек итеп инде онытасың?

Кендек каны тамган ягыңны.

Бала чакта йөргән сукмагыңны,

«Әннә» дигән назлы сүзеңне.

Инешеңдә чума-чума, авылым,

Истә әле бәбкә саклавым.

Тәүге тапкыр әлифбамны алып,

Туган телдә сүзләр язганым.

Еллар үтеп чәчләр чаларса да,

Онытылмый яшьлек еллары.

Туган якның йомшак бишегендә,

Җәйрәп яткан урман-кырлары.

Нурзилә Яруллина.

Яуширмә авылы

 

Хатын-кыз булу авырмы?

Хатын-кыз булу авыр ул,

Барысына син тиеш.

Үзеңә алтын кебек син,

Кемгәдер бары көмеш.

Алтынга тиң йөрәгең бар

Яраларны бәйләргә.

Җылы сүзең канат бирә

Сагыш баскан көннәрдә.

Табын корсаң – тел йотарлык,

Бакчаң гөлгә кумелгән.

Дөнья матур, дөнья ямьле

Син чәчкән гүзәллектән.

Хатын-кыз булу авырмы?

Хатын-кыз булу рәхәт!

Кадерне белеп торсалар,

Көн дә ишетсәң: «рәхмәт!»

Альмира Шәрифуллина

 

 

Урыс ягы

Гаделшә авылында бар

Урыс ягы искиткеч.

Болынында чәчәкләрдән

Хуш ис аңкый иртә-кич.

Ике инеш янәшә

Тирәсе тал-тирәклек.

Аккошлар йөзә суында,

Сокланып ис китәрлек.

Ул гүзәллек табигатьтә:

Талларда яшел алка.

Сандугач җыры уята

Талларны шушы якта.

Урыс ягыннан, мөгаен,

Башлангандыр балачак.

Үсмер еллар истәлеге

Күңелемдә яши һәрчак.

Бергәләп су коенырга

Килә идек бирегә.

Бала-чага тавышына

Инеш буе күмелә.

Дуслар белән балык сөздек

Алып зур ятьмәләрне.

Хәзер дә сагынам әле

Андый кызык хәлләрне.

Аннан Мукшы елгасына

Төшә идек җиләккә.

Ул чакларда җиләкләрне

Җыймый идек чиләккә.

Җыйсак та берәр бәйләм

Тоелды хәйран мулдан.

Ул еллардагы җиләкләр

Бик бәрәкәтле булган.

Җиләкләр шундый өлгергән,

Тулып пешкәннәр тәмам.

Ә үзләре татлы, сусыл,

Тәме авызымда һаман.

Кайтканда үз ягыбызга

Кабаттан тукталабыз.

Иртәгесен ни эшләргә

Бергә план корабыз.

Урыс ягы безнең өчен

Балалар бакчасы да.

Булды әле күп вакытта

Уен мәйданчыгы да.

Эшкә өйрәндек шунда,

Җыйдык печән, саламын.

Утын кирәккәнгә кайчак,

Сүттек сарык кардасын.

Урлашудан түгел лә без,

Нужа кушканга шулай.

Күтәреп киртә ташулар

Түгел иде лә уңай.

Мылтыктан атып һавага

Каравылчы куганы.

Исемдә куркудан чак-чак,

Үлми исән калганым.

Сызласа да кул башлары,

Түздек бит, чыдам идек.

Кем ничектер,үткәннәрем

Гел истә әле минем.

Истәлекләр, хатирәләр

Тартты мине бирегә.

Балачагым эзләп килдем,

Урыс ягын, бүген дә.

Айсылу Минһаҗева.

Мөслим авылы

 

Ана мөнәҗәте

(12 яшьлек кызы суга батып үлгән ана сагышы)

Биек кенә тауның башында

Яңгыр микән, әллә кар микән?

Әрнеп кенә сызлап елыймын

Миннән хәсрәтлесе бар микән?

Балам, мин сине үстердем,

Авырлыклар күрә-күрә.

Бала түзми авырлыкка,

Һаман сабыр ана түзә.

Көне-төне сине бактым,

Синең белән күпме чаптым.

Ни эшләдең, балакаем?

Тормышымны утка яктың.

Кая китте исән чагың?

«Әнием», – дип коча идең.

Синең белән канатсыз да,

Оҗмахларга оча идем.

Кая китте якты йөзең?

Кая китте тәмле сүзең?

«Әнием», – дип син эндәшмисең

Елама, әни, дип дәшмисең.

Аерылдым урманнарда,

Җир җиләкле аланнарда.

Бик ямансу була икән

Бер ялгызы калганнарга.

Челтерәп аккан су буенда

Таллар талпыныр микән?

Суга батып үлгәч балаң

Бигрәкләр авыр икән.

Көзге сулар аккан чакта

Су буенда йөрмәгез.

Баласын сакламаган дип,

Гаеп итә күрмәгез.

Ана дигән бәгырь пәра

Бала дигән йөрәк ярам.

Ходай язганга ни чара,

Үлеп китте газиз балам.

Иртән торды, җырлап йөрде,

Чиста киемнәрен киде.

Су буенда уйныйм, әнкәй, диеп

Бәгырькәйләремне телде.

Яфрак яшел – гомер икән,

Ботаклары – бала икән.

Гомерлеккә хәсрәт икән,

Сабырлык бир, үзең Аллам.

Илаһи хәсрәтләр бетмәс,

Йөрәгемнән кайгы китмәс.

Янар бәгърем, уты сүнмәс

Сабырлык бир, үзең Аллам.

Балам иде, бәгърем иде,

Бар иде сөйләшер сүзем.

Биниһая сагынам үзең,

Ходаем, бирсәнә түзем.

Зифа буйларың, озын чәчләрең,

Кабердә ята япь-яшь башларың.

Дөньяда тордык бик аз вакытлар,

Балчыктан аңа йомшак ястыклар.

«...Чәй өстәлең өстенә

Ак самавыр куярсың.

Кызың исеңә төшсә, әни,

Чәең эчми туярсың.

Мәскәүдән алган ак җепне

Тетүеннән авыр сүтүе.

Әнкәй бәгъремнең өеннән

Әҗәлдән дә авыр китүе».

Шулай уйлап чыгып киткән,

Газиз балам, күз нурым.

Шушы уйлар искә төшсә,

Үземә табалмыйм урын.

Бу кайгыдан качар идем

Качар җирләр табылмас.

Баласын җуймаган кеше

Бу кайгыны аңламас.

Каберең эченә нурлар сибелсен,

Каберең өстендә чәчәкләр үссен.

Ә урының җәннәттә булсын,

И сабыем, Гөлшат, бәгърем.

Җырлыймын да, елыймын да,

Күңелем бигрәк моңлы шул.

Еламыйча төннәремне

Уздырып та булмый шул.

Әй, бәбкәем, газиз балам,

Бәхил сиңа газиз анаң.

Вакыт дигәнең үтсә дә,

Оныта алмыйм сине бер дә.

Язгы сулар аккан чакта,

Су буена йөрмәгез.

Моны нигә язган диеп,

Гаеп итә күрмәгез.

Ясирә Вәлиева язып алды.

Яүширмә авылы

 

Фәрит бәете

Абыйсына иптәш булыр диеп,

Фәрит улым, таптым мин сине.

Калдырыплар киттең

барыбызны,

Язмышларың шулай идеме?

Алда планнарың бик күп иде, Малайларың белән бергәләп.

Җәйгә җитеп, матур май аенда

Туган көн үткәрергә бергәләп.

Гармуныңны уйныйсың,

Үзең ниләр уйлыйсың?

Бер кычкырып җырлар идем,

Улым, янда булмыйсың.

Каршы ала идең, «Әнием» диеп,

Шатлык иде синең йөзеңдә

Кем уйлаган китеп барыр диеп,

Гыйнвар аеның матур көнендә.

Иртә торып, тышка чыксам,

Сандугач сайрый талда.

Сандугачкай, сайрама әле,

Йөрәгемдә бик зур яра.

Иртә-кичен чын күңелдән,

Укыйм, улым, сиңа мин дога.

Булган гөнаһларым гафу ит, дип,

Ходаемнан сорыйм ялынып.

Язмышлардан узмыш юк дип,

Килешәбез, улым, язмыш белән,

Кабереңдә тыныч йокла, улым,

Догаларыбыз сиңа ирешсен.

Әй улым, бу авыр югалтуны

Баса алмый берни дә.

Догаларыбыз кабул булып,

Нур булсын иде өстеңә.

Яшьле күзләрем сөртә-сөртә,

Сиңа бәет язамын,

Урының оҗмахта булсын дип,

Ходаемнан сорыймын.

Наилә Гыйләҗева, әнисе. Яуширмә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев