Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем

Бөек шагыйрь Г.Тукайны бөтен дөнья халкы хөрмәтләп искә ала. Чөнки ул үзенең кыска гына гомерендә 27 яшендә йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр-мирас калдыра.(1896елның апреле һәм 1913 елның апреле).

Суфия апа Җәләева Кызыл Ялан авылы кызы. Ул 1961 елның 18 апрелендә Шәүкәт абый белән Асия апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Шул авылда башлангыч белемне ала, аннары Татар Талкышында 10нчы сыйныфны тәмамлый. Әллә кайларга китеп, бәхет эзләп йөрми ул, авыл егете Равил абыйны үз итә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да белем алырга ярдәм итәләр, ике балалары үз тормышлары белән яшиләр. Бүгенге көндә 5 оныклары бар, балаларына ярдәм итеп, терлекләр асрап, бакчада җиләк-җимеш, яшелчәләр үстереп, матур, тату-тыныч гомер итәләр. Суфия апа лаеклы ялга чыкканчы сыер сауды, эшен яратып, җиренә җиткереп эшләде. Ул сыер сауганда да, бакчада эшләгәндә дә гел моңланып, көйләр көйләп йөри, ә хәзер исә инде матур шигырьләр дә яза. «Күңелемдә шигырь юллары туа да, барып язып куям» – ди ул. Ул үз авылына, аның кешеләренә, язгы- көзге табигатькә гашыйк булып шигырьләр яза.

***

Хатирәләр гел яңарып тора,

Карточкадан күргәч агайлар.

Күңелләрдә шундый рәхәт була,

Карап торса сиңа бабайлар.

Күпме кеше килә, китеп тора,

Истәлеккә кала фотосы.

«Ничек хәлләр,

нишләп торасыз?» – дип

Шул заманга килә кайтасы.

Ничәнчесе хәзер без үзебез,

Дәвамчылар үткән буынның.

Онытмаска иде шул авылда туган

Балаларың, һәрбер улыңның.

Китап эчләрендә күпме тарих,

Күпме язмыш, күпме авылдаш

Төзегәннәр Ялан дигән авыл,

Булган алар чын ир асылташ.

 

Авылыма

Бик күп еллар үтте авылыма,

90 тулды шуны белегез.

Җыелышыйк, дуслар,

бәйрәм итик,

Тәбрик итәргә сез килегез.

Туган көнең белән, авылым, Сине чын күңелдән

кайнар котлыйбыз.

Табигатең чиста, җанга шифа,

Синдә яшәп, мәңге туймыйбыз.

Әби-бабай, әти-әниләр дә

Шунда яшәп гомер иткәннәр.

Төзегәннәр өйләр һәм амбарлар,

Яшәсеннәр диеп балалар.

Исеме дә аның бик матур бит,

Кызыл Ялан диеп атала.

Кемнәр куйган исем,

тап төшермик,

Кемнәр куйган шундый атама?

 

***

Торган нигез якын шул күңелгә,

Аны аңлап, чыгып киткәннәр.

Аны аңлап, гаепләми генә

Тормыш юлын шунда үткәннәр.

Кеше бәхет төзим, диеп, яши,

Ташлый язмыш төрле якларга.

Яшьлек белән

тирән уйлый алмый

Ата-ана хакын хакларга.

Олыгайгач, бар да искә төшә,

Вакыт җитми ул яшь чагында.

Эх гомерләр, әгәр мөмкин булса,

Кайтыр идек йөгереп тагын да.

Кайтыр идек, барлык хаталарны

Төзәтергә, белмим соңдырмы?

Киләчәктә безгә ялгышмаска

Яшәү көчен, Раббым, кызганма.

 

***

Язгы кояш җылы нурын сибә,

Җил дә исә, ява кары да.

Бала язмышына языла бит

Киләчәге ана карнында.

Әй хатын-кыз, нинди бәхет бит ул,

Тормыш бирү кеше җанына.

Олыласын дөнья, ирек куй син,

Җыелышсын кеше яныңда.

Бәйрәм белән, диеп, күпме кеше

Әйтәләр бит җылы сүзләрне.

Я Ходаем, һәрчак шулай булсын

Күрсәтмә син яшьле күзләрне.

 

***

Хәерле иртә

Җомга көне – бик зур бәйрәм,

Атна саен ул яңа.

Иман нурын маяк итеп,

Яшик дуслар дөньяда.

Җомга көне белән котлап,

Әйтәм матур сүзләр дә,

Саулык, шатлык, бәхет теләп,

Нур балкысын күзләрдә.

 

***

 

Кызыл Ялан бик бай авыл, диләр,

Байлык акча гына түгел бит.

Чыксын иде шушы авылдан да

Талантлылар бездә күптер бит.

Яңгырасын Ялан авылы да,

Күңелгә бит шундый рәхәт.

Менә шушы авыл баласы, дип,

Куанычка сыймас рәхмәт.

Хәзер, бәлки, соңдыр инде,

Оештыручы кирәк барын да.

Күпме ачылмаган кеше,

Күпме талант бардыр авылда.

Әби-бабай рәнҗеп ятмасыннар

Бетә, диеп, авыл баласы.

Күтәрәсе иде бар талантны,

Безгә шулай алга барасы.

 

«Энҗеләр»нең якты эзләре

 

Әдәби берләшмә әгъзалары ел әйләнәсендә районыбызның төрле авылларында, мәктәпләрендә очрашуларга йөриләр, бәйгеләрдә теләп катнашалар.

Күркәм кичә

Күңелле мизгелләрне күрер өчен, күңелләрем ашкынып, кабат очрашуга юл тотам.

Бүгенге бәйрәм кичәсе Чис тай үзәк мәдәният йортында була. Менә якты, бәйрәм төсен алган бина үзенең кунакларын каршы алырга җыенган. Бирегә килгән һәркемне җылы караш белән каршы алалар.

Менә бәйрәм залына узам. Залда кунак лар инде шактый җыелган. Озак та үтми, «Энҗеләрнең якты эзләре» дип исемләнгән чара башланып та китте. Кичәне шушы ук мәдәни йортта үз көчләрен аямыйча эшләүче Инсаф Гайнулла белән Зөһрә Җаббарова башлап җибәрделәр.

Быел илебездә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде, бәйрәмебез дә шушы күркәм вакыйга уңаеннан оештырылды.

1997 елдан бирле үзәк китапханә каршында «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Аны тынгысыз җирле шагыйрь Хәйдәр ага Гатин оештырган иде. Төрле елларда берләшмә белән Шәйхенур ага Хафизов, Фоат ага Хәсәнев җитәкчелек иттеләр. 2007 елда Фоат ага Хәсәнов белән Миңзифа Әхмәтшина тырышлыгы белән якташыбыз, танылган язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе Кояш Тимбикова исемендәге муниципаль премия булдырылды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы ел саен иң яхшы җирле авторларга, журналистларга тапшыра. Китапханә бинасында төрле кичәләр, кызыклы очрашулар, яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләрен тәкъдим итү кичәләре уздырабыз. Бәйрәмебездә Әбүбәкер хәзрәт узенең җылы теләкләрен җиткерде. Татар Конгрессы башкарма комитетының Чис тай бүлекчәсе җитәкчесе, Чис тай диния нәзарәте аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Мөҗип улы Галимов яңа эшләрдә уңышлар теләде. Ә Татарстан Республикасының атказанган табибәсе, актив язучы Мәүлидә Зәкәрия кызы Мифтахова иҗат җимешләре белән таныштырды. Кичәбезгә ямь өстәп, автор башкаручы, талантлы язучы, журналист, «Бәллүр каләм» респубика журналистлар бәйгесе җиңүчесе Инсаф Гайнулланың үзе иҗат иткән җырларын башкаруы тамашачылар күңеленә хуш килде. Кичәбезнең бер бизәге булып, Әлмәт шәһәрендә яшәп, Саҗидә Сөләйманова, Рафаэль Төхфәтуллин,Кояш Тимбикова премиясе лауреаты Миңзифа Әхмәтшина туган ягына – Сарсазга багышлап үзе иҗат иткән җыры белән күңелләргә уелып калды. Әйе, Чистаебыз үзенең көчле шәхесләренә бай. Шуларның берсе – «Энҗеләр» («Ступени») әдәби берләшмәсе әгъзасы, Кояш Тимбикова премиясе лауреаты, язучы, тәрҗемәче, бик күп талант иясе Рифкать Гәрәйхан улы Гардиев үзенең бай эчтәлекле шигырьләрен укыды.

Шулай, куңелле кичә бер-берсенә үрелеп барган гүзәл чыгышлар белән дәвам итте. Рушания Вахит кызы Закирова «Бәхетем төбәге», «Ургылган хисләрем агышы» исемле шигырьләр җыентыгы белән таныштырып китте. Шулай ук хәзерге көндә лаеклы ялда булга, актив иҗат итүче, «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары, мөгаллимә Фәүзия Каюм кызы Мингалиеванын, Кояш Тимбикова премиясе лауреаты Роза Сафинаның, Хөрия Минһади кызы Низамиеваның «Гомерем мизгелләре» шигырьләре, Айсылу Минһаҗеваның «Ситдыйк бабай» исемле нәсере дә кунаклар күңеленә хуш килде. Ә Тәбрис Харис улы Гыймалетдиновны «Атым җиккән» исемле саллы гына шигъри җыентыгы чыгу белән чын күңелдән котладык. Бәйрәмебез кунаклары булып Госман Мәсхүд улы Хәкимов җитәкчелегендә Чис тай шәһәрендә эшләп килүче татар театры артистлары да килгән иде. Барыбызга да бәйрәм котлавы итеп шигырь юллары белән котлау тапшырдылар.

«Энҗеләр» әдәби берләш мәсе һәрвакыт хәрәкәттә. Ел әйләнәсендә районыбызның төрле авылларында, мәктәп ләрендә дә очрашуларга йөрибез. Төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашабыз. Кая барсак та, безне ачык йөз, хуш исле чәйләр белән каршы алалар. Иң мөһиме, һәр очрашудан соң «энҗеләребез» арта, яңа авторлар килә. Кичәдә Розалия Шәйхетдинованың «Чис таем – туган оям» дигән җыры яңгырады.Көен Чистаебызда яшәп иҗат итүче, композитор Илназ Хәсәнев язды. Җырны шәһәребезнең кунагы, күп еллар мәдәният өлкәсендә актив эшләгән, талантлы Таңсылу Хөснуллина һәркем күңеленә үтеп керердәй итеп башкаруы, ямь өстенә ямь булды.

Кичәне үткәрү өчен күп көч куй ган мәдәният үзәгендә эшләүче Динара Мансур кызына, Инсаф Гайнулла һәм шундый матур залда күркәм бәйрәм уздырырга мөмкинлек тудырганы өчен Наҗия Мансур кызына чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бүгенге дуслык, иҗат кичәсендә яшәүгә көч, якты хисләр алган шушы очрашу барыбыз күңелендә озак сакланыр.

 

Розалия Шәйхетдинова,

Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев