Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем

    Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе белән берлектә «Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем» дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итә.

    Әлеге бәйгенең максаты – каләм тибрәтүче якташларыбызны барлау, алар иҗаты аша телебезнең матурлыгын, аһәңен күрсәтү, яшь буынны иҗатка тарту. 

    Бәйгегә шәһәребездә һәм районыбызда яшәп иҗат итүчеләрнең шигырь-поэмалары, бәет-мөнәҗәтләре кабул ителә. Туган телебезгә, тарихыбызга, буыннар дәвамчанлыгына багышланган шигырьләр булса, яхшырак.

    Бәйге «Шигырь язам әнкәм телендә» һәм «Җан авазы – бәетләрдә» исемле ике номинациядә, 18 яшькә кадәрле балалар һәм өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Үткәрү вакыты – 2021 елның 20 февраленнән 22 апреленә кадәр.

    Аның шартлары гади генә. Катнашучыга үзе иҗат иткән шигырен яисә бәет-мөнәҗәтен безнең редакциягә Ленин урамы, 2а адресы буенча китерергә яисә chis2006@yandex.ru электрон почтага җибәрергә кирәк. Иҗат җимешләрегез газетабыз битләрендә дөнья күрәчәк.

    Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!

    «Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем» конкурсын оештыручы - «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» һәм Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе. Бәйгене үткәрү вакыты – 2021 елның 20 февраленнән 22 апреленә кадәр. Тулырак мәгълүмат 5-11-49 телефоны буенча.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: