Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем

Бөек шагыйрь Г.Тукайны бөтен дөнья халкы хөрмәтләп искә ала. Чөнки ул үзенең кыска гына гомерендә 27 яшендә йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр-мирас калдыра.(1896елның апреле һәм 1913 елның апреле).

Иҗади бәйге

Туган авылым

 

Туган ягым, яшел бишек

Сагындырасың нигә?

Гомерем буе, бала булып

Тирбәлер идем синдә.

 

Юк шул инде, үтеп китте

Бала чакларым күптән.

Күпме генә сагынсам да,

Әйләнеп кайтмас бүтән.

 

Туган авылым яшел бишек,

Тирбәлим кабат синдә.

Бала чагым, үсмер чагым

Үтте бит минем синдә.

 

Хәтфә яшел болыннарда

Яшь колындай чаптык без.

Матур итеп чәчкәләрдән

Такыялар үрдек без.

 

Эх, онытылмый шул чак,

Мәңге күңелдә алар.

Олыгаеп барсам да,

Онытылмый балачак.

 

Хәлимә Гыйззәтуллина.

Дүрт Өйле авылы

 

Матур булсын гомер агышы

 

Тормышның гел яхшы ягын күрик,

Сагыну, авыру үтә тора бит.

Сәламәтлек – төп бәхет диеп,

Тормыш үзе ышандыра бит.

 

Яшәр өчен көч табарга кирәк,

Нинди кыенлыклар күрсәң дә.

Кеше бит ул көрәш өчен туа,

Кырыс язмышларны җиңәргә.

 

Язмышлар шулай язылган ди,

Тел тибрәтеп сүзләр сөйләмик.

Төрле яманлыктан сакланырга,

Ходай үзе ярдәм итә бит.

 

Авыр минутлар да үтә тора,

Килә шатлыклы көннәр.

Чиратлашып шулай уза гомер,

Алдагысын аның кем белгән?!

 

Яшәүнең яхшы ягын аңлар өчен

Күргән кыенлыклар белән

чагыштыр.

Җиңеләеп китәр тормыш йөгең,

Матурланыр гомер агышың.

 

Җан сәламәт булса,

тән сәламәт булыр.

Сөйләгәннәр булсын хикмәтле.

Сафлык телик бар җиһанга,

Гомер юлы булыр бәхетле.

Фәүзия Мингалеева

 

Туган җирем

 

Туган җирем минем – Татарстан,

Гүзәл Казан – минем башкалам.

Күпмилләтле төпле уе белән,

Аерылып тора башкадан.

 

Ул бит безнең ныклы таяныч та,

Телебезне әйдәп баручы.

Татар булган икән,

кал син татар булып,

Үз телеңдә җавап бирүче.

 

Татар халкы тырыш, эш сөя дип,

Бабайларның сүзе бик хаклы.

Нык адымнар белән алга атла,

Кендек каның тамган туфракта.

 

Мөнәвәрә Гыйләҗева.

Яүширмә авылы

 

Әзерме син?

 

Әзерме син, әгәр кирәк булса,

Телең өчен утка керергә?

Саклап калыр өчен янулардан,

Юкка чыкмас өчен гомергә.

 

Чумар идең микән уйламыйча,

Батмасын, дип, телем чоңгылда.

Сулар белән агып юкка чыкса,

Нинди мәгънә калыр тормышта?

 

Таш кыялар сине куркытмасмы

Хәтәр сукмаклардан үткәндә?

Дәшәрсеңме туган телеңдә син

Тарих йомгакларын сүткәндә?

 

Кирәк булса, кардәш,синең белән

Утлар, сулар аша кичәрбез.

Туган телебезне саклар өчен

Кыя-тауларны да үтәрбез.

 

Тик бер теләк: газиз телебезгә

Югалырга алай язмасын.

Юлыкмыйча ачы язмышларга

Буыннарда безнең саклансын!

 

Гөлия Шәрифуллина,

Чистай шәһәре «3нче гимназия»нең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев