Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов әти-әнисен газета һәм журналларга яздырды

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов «Әти-әниеңне, якыннарыңны газета-журналларга яздыр» республика акциясендә катнашты.

Ул агымдагы елның икенче яртыеллыгына әти-әнисен «Республика Татарстан», «ЗОЖ» газеталарына, «Чаян» журналына һәм, әлбәттә, «Чистопольские известия» район газетасына яздырды. Дмитрий Алексеевич шулай ук «Игелек агачы» акциясендә катнашты һәм Чис­тай балалар йортын ике балалар журналына яздырып, шәп бүләк ясады.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында Россия Поч­тасы барлык филиалларында газета-журналларга язылу буенча «Игелек агачы» дигән хәйрия акциясе үткәрә. Теләгән һәр кеше июнь азагына кадәр Чис­тай балалар йорты яки «Юлдаш» картлар йорты адресына вакытлы матбугатка языла ала.
Үзәк һәм кайбер төп республика басмаларына язылу 18 июньдә ябыла. Предприятиедә язылуны рәсмиләштерү өчен 5-43-39 телефоны (язылу буенча төркем) буенча шалтыратырга яки chist_podp@tatpochta.ru электрон почта адресына заявка юлларга кирәк.
Илмира Ярмушева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев